Барлык яңалыклар
27 гыйнвар 2017, 14:52

Кышкы каникулларда

Кышкы каникулларда Рәтамак авылы китап-ханәсендә яшь укучылар өчен төрле чаралар үткәрелде.

Китапханәче Гүзәлия Арсланова үткәргән “Кызыл Калфак (Красная Шапочка) белән бергә тирә-як мохит белән танышу” әңгәмәсе бик мавыктыргыч килеп чыкты. Балалар Кызыл Калфакка әбисе янына барып җитәргә ярдәм иттеләр. Моның өчен алар кыш һәм хайваннар дөньясы темасына табышмаклар чиштеләр. Ә әбигә бүләккә алъяпкычлар төшерделәр. Иң матур рәсем Бәләбәй шәһәреннән 2 сыйныф укучысы Александр Дыкунныкы булды.

Икенче көнне “Кошлар дөньясы” темасына “Кыр могҗизалары” (“Поле чудес”) уены үткәрелде. Оештыручысы һәм алып баручысы Гүзәлия Муллахмәт кызы катнашучыларга гына түгел, тамашачылар өчен дә кызыклы сораулар әзерләгән. Турлар музыкаль тәнәфесләр белән чиратлашып килде. 8 сыйныф укучысы Алсу Габдрахманова оста итеп җыр башкарды һәм шигырь укыды.

Өч турда җиңүчеләр дип Азиз Хәлимов – 3 сыйныф укучысы, Азалия Ибраһимова (5 сыйныф) һәм 7 сыйныфтан Розалина Саруханян танылдылар. Финал җиңүчесе Азиз Хәлимов супер уенга ризалашты һәм лаеклы бүләкне отты – уенчык автомобиль. Барлык катнашучылар һәм тамашачылар дөрес җаваплар өчен призлар белән бүләкләнделәр.

Чараның спонсорлары китапханәче Г.М.Арсланова үзе һәм актив укучы, “Алтын ай” кибете хуҗасы Флорида Фәрит кызы Галләмова булдылар.

Балалар уеннар белән бик канәгать калдылар һәм белемнәрен дә арттырдылар.

Рәсемнәрдә: “Кыр могҗизалары” уены катнашучылары; Александр Дыкун.

Читайте нас: