Берсе – “Яңа ел күчтәнәче” дип исемләнгән хәйрия концерты (барлык җыелган акча мәчет төзелешен тәмамлау өчен тотылачак). Икенчесе – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында яңа ел бәйрәме.
Хәйрия чарасында сәхнә, мәгариф, башка оешмалар ветераннары һәм әле эшләүче хезмәткәрләре катнашты. Өлкәннәр интернат йортына волонтерлар командасы чын бәйрәм “алып килде”. Кунакта Кыш Бабай (Әбүзәр Мөхәммәтҗанов), Карсылу (Лүзия Хафизова) һәм ел билгесе Әтәч (Җәүдәт Ялаев) булдылар. Алар һәм башка катнашучылар – Нуриәхмәт һәм Рәхилә Маннаповлар, Ихсан Газизов, Рәмис Габидуллин һәм Лилия Садыйкова әби-бабайларга бүләкләр, тәм-томнар тапшырдылар, рус һәм татар телендә җырлар, биюләр башкардылар. Концерт номерлары оешма хезмәткәрләре дә әзерләде. Өстәп, алар өлкәннәр белән бергә залны үз куллары белән ясаган уенчыклар белән бизәгәннәр.
Чара яшел чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уены белән тәмамланды.