Башкортстанда Яшь талантларны үстерү концепциясе эшләнде
Илнең интеллектуаль потенциалын үстерү һәм сәләтле яшьләргә ярдәм итү дәүләт сәясәтендә төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Сәләтсез балалар юк һәм безнең бурыч – аларның сәләтләрен үстерү өчен тиешле шартлар тудыру.
Башкортстанда балаларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән махсуслаштырылган учреждениеләр күптән һәм уңышлы эшли. Болар – лицейлар, гимназияләр, ике кадет мәктәбе, аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче мәктәпләр. 570тән артык мәктәптә профильле укыту оештырылган. Бигрәк тә физика-математика юнәлеше зур сорау белән файдалана. Укучыларның гомум санының 55,1 проценты шул юнәлешне сайлаган. Химия, биология, икътисад, информатика кебек юнәлешләр дә шулай ук популяр. Моннан тыш, Башкортстанда сәләтле балаларга спорт, художество, музыка, химия-биология, физика-математика һәм башка юнәлешләр буенча гомум белем бирүче 11 республика интернат-мәктәбе эшли. Өстәмә белем бирү максатында технопарклар, кванториумнар һәм башка мөмкинлекләр дә киң кулланыла.
Хәзер Башкортстан Республикасында Яшь талантларны үстерү концепциясе дә эшләнде. Аның авторлары билгеләвенчә, сәләтле балалар белән эш мотлак системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Алар фикеренчә, әлегә балаларның теге яки бу сәләтләрен вакытында ачыклау буенча заманча система эшләнмәгән. Концепциянең бурычы – шундый системаны төзү. Атап әйткәндә, укыту түбәндәге принципларга нигезләнгән:
Инклюзия һәм эксклюзия: сәләтле балалар барлык балалар белән бергә укытыла, бу аларның социальләшүенә булышлык итә, шул ук вакытта сәләтле балаларны тирәнтен программалар буенча укыту өчен махсус шартлар тудырыла ала.
Ачыклык: система махсус сайлап алуны күздә тотмый һәм сәләтлелек төренә карамастан, барлык укучылар өчен ачык.
Персональләштерү: укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, бу аларның шәхси үсешенә булышлык итәчәк.
Үтәкүренмәлелек: төрле белем бирү институтларының, иҗтимагый оешмаларның, меценатларның, эш бирүчеләрнең, укучыларның һәм аларның ата-анасының процесста катнашуы. Бу принцип ачыклыкка һәм мәгълүматның бөтен кызыксынучы яклар өчен ачык булуына юнәлтелгән.
Технологиялелек: заманча мәгълүмат-коммуникация технологияләрен файдалану.
Моннан тыш, Сәләтле балаларны үстерү буенча ведомствоара координацион совет төзү планлаштырыла.
Университет алды укулары (предуниверсарийлар)
Предуниверсарийлар төзү гомум программаның бер өлеше булачак. Предуниверсарий – югары сыйныф укучылары мәктәп программасын үзләштереп кенә калмыйча, университет укытучылары җитәкчелегендә профильле фәннәрне тирәнтен өйрәнүче махсус мәктәп. Ул югары уку йорты каршында төзелә.
Система МДУ, МИФИ, Сеченов исемендәге медицина университеты, Югары икътисад мәктәбе кебек Русиянең әйдәүче вузларында эшләп килә дә инде. Предуниверсарийларда 10-11 сыйныфлар укучылары алдан профильле белем ала, бу аларның югары уку йортына керү мөмкинлеген арттыра. Әйтик, былтыргы уку елы нәтиҗәләре буенча, Мәскәүдә предуниверсарийларга йөргән укучыларның барысы да БДИны уңышлы тапшырган. Моннан тыш, аларның күпчелеге мәктәп укучыларының бөтенрусия олимпиадасы призерлары һәм җиңүчеләре булган.
Безнең республикада предуниверсарийлар төзү идеясе Мәгариф министрлыгының күптән түгел узган коллегиясе утырышында яңгыратылды.
– Республикада гомумбелем бирү оешмалары һәм университетлар арасында үзара хезмәттәшлек турында төзелгән килешү нигезендә «мәктәп – югары уку йорты» бәйләнеше формасы гына эшләп килә. Мәсәлән, 153нче лицей УДАТУ белән актив хезмәттәшлек итә, – диде Хөкүмәт премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов.
Тагын да УДАТУ каршындагы Пинский исемендәге 83нче инженерлар лицеен билгеләргә мөмкин. Анда математиканы, физиканы, информатиканы, химияне тирәнтен өйрәнәләр. Салават Сәгыйтов белдерүенчә, республикада әлеге концепцияне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Болар – ТОП-200, ТОП-500гә керүче интернат-мәктәпләр, яхшы педагоглар, яхшы тәҗрибәләр, укытучыларны әзерләү системасы, дөнья рейтингларына кергән югары уку йортлары. Аларның барысын да бердәм көйләнгән системага туплау бурычы гына тора.
Моннан тыш, районнарда балаларны бөтенрусия һәм халыкара олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләүче һәм тирәнтен белем бирүче муниципальара ресурс үзәкләре төзү зарур.
Мәгариф министрлыгыннан белдерүләренчә, республика вузлары белән гомумбелем бирү интернат-мәктәпләре арасында тыгыз хезмәттәшлек булдыру планлаштырыла. Аерым алганда, Республика инженерлар интернат-лицее нигезендә УДНТУ предуниверсарие булдырылачак, ә М. Акмулла исемендәге БДПУ Дәүләткилдиев исемендәге Республика художество интернат-гимназиясен шефлыкка алачак.
М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетыннан хәбәр итүләренчә, аларның Мәгариф министрлыгы белән берлектәге проекты 10-11 сыйныф укучыларына профильле белем бирү буенча Акмулла гуманитар мәктәбен булдыруны күз уңында тота. Укыту гимназиядә өлкән сыйныфларга белем бирү рәвешендә булачак, ләкин укулар мәктәпнең үзендә генә түгел, университетта да үтәчәк һәм күп кенә дәресләрне, дәрестән тыш чараларны югары уку йорты педагоглары алып барачак. Шушы система ярдәмендә мәктәп укучылары булачак һөнәрен аңлы рәвештә сайлаячак, вуз мохитенә алдан күнегәчәк.
Республика инженерлар интернат-лицее нигезендәге УДНТУ каршындагы предуниверсарийга килгәндә, монда инженерлык юнәлешендәге төгәл һәм математика фәннәренә зур игътибар биреләчәк. Бу максатта лицейда махсуслаштырылган уку лабораторияләре, заманча программа һәм аппарат комплекслары белән проект зоналары төзелә. Лабораторияләр өчен җиһазлар сатып алынган да инде.
Предуниверсарийларга укучылар конкурс сайлап алуы, Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк. Һәр өлкән сыйныф укучысының да анда белем алу мөмкинлеге бар. Интернатлар үзләренең юридик үзаллылыгын саклаячак, ләкин шул ук вакытта вузларның база белем бирү оешмаларына әвереләчәк.
Гимназиядә профильле сыйныф төзелгәч, аның бинасында өстәмә дәресләрне (электив курсларны) югары уку йорты педагоглары көче белән үткәрү варианты да карала. Преподавательләр шулай ук профильле фәннәрне стандарт уку программасы кысаларында алып бара ала. Югары уку йортлары мәктәп укучыларын үз мәйданнарына чакыру ихтималлыгы да бар.
Март уртасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий белән очрашты. Очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе нәкъ сәләтле балалар белән эшкә кагылды.
– Һичшиксез, безгә сезнең тәҗрибә бик кызыклы, – диде республика Башлыгы. – Без сәләтле балалар белән эш өлкәсендә үзебезнең республика программасын гамәлгә ашыруга керештек. Бу юнәлештә сезнең эш белән танышырга, тәҗрибә уртаклашырга теләр идек.
Виктор Садовничий, үз чиратында, Мәскәү дәүләт университетының бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе турында сөйләде.
– Безнең университетта ике мәктәп эшләп килә. Аларның берсе, Колмогоров исемендәге мәктәп, 30 ел элек булдырылган. Ул үзе генә дә 3,5 мең фән кандидатын һәм докторын әзерләде. Ул әле дә шундый ук көчле, аның методикасы да бик көчле. Мәктәп университет структурасына керә... Бер ел элек мин МДУ каршында тагын бер гимназия ачтым. Ул яңа программа принципларына нигезләнгән. Колмогоров исемендәге мәктәп, асылда, математика, физика, химия тирәнтен өйрәнелүче гадәти мәктәп булса, монда проект эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Дәүләт компанияләре программа-максатлы әзерлеккә заказлар урнаштыра. Ягъни, укучылар вакытның бер өлешен компанияләрдә үткәрә. Анда иң яхшы профессорлар укыта.
Моннан тыш, башкала вузы ректоры фикеренчә, төп игътибарны олимпиадаларга юнәлтергә кирәк.
– Мәскәү дәүләт университетында Башкортстаннан 470 кеше укый, шуларның 370е – олимпиадаларда җиңүчеләр. Бу сездә сәләте кешеләр яшәве турында сөйли. Иң мөһиме, аларның республикага кайтып эшләү мөмкинлеге булсын.
Укучыларга һәм укытучыларга ярдәмгә
Башкортстан Республикасында Яшь талантларны үстерү концепциясе кысаларында, od.bspu.ru – «Башкортстан Республикасының сәләтле балалары» мәгълүмат порталы эшли башлады. Анда олимпиадалар календарен, конкурслар турында мәгълүматны, уку-методик җыеннарны үткәрү графигын, психолог киңәшләрен һәм башкаларны табарга мөмкин.
2016-17 елларда республикадан 280 мең укучы төрле олимпиадаларда катнашкан.
Раил ӘСӘДУЛЛИН, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры:
– Педагогик стажым 40 елдан артык тәшкил итә һәм мин, республикада һәм илдә демография күрсәткечләре түбәнәюгә карамастан, бүген сәләтле һәм белемгә омтылучы балалар элекке еллардан аз түгел, дип ышандырып әйтә алам. Аннары, бүгенге белем бирү даирәсендә укучыларның сәләтен ачу һәм үстерү өчен яңа, уникаль шартлар тудырылган.
Берничә ел элек кенә Башкортстанда кванториумнар, предуниверсариумнар, эре технополислар барлыкка киләчәген күз алдына китерү авыр иде. Республика вузлары профессорлары һәм илнең төп университеты – М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының приват-профессорлары даими рәвештә балалар белән дәресләр үткәрәчәгенә ышану да авыр иде.