Икесе православие календаре буенча Ильин көне билгеләнә. Борынгылар ышануынча, бу бәйрәмдә уңышка зыян итмәс өчен кыр һәм бакча эшләрен эшләү тыела. Ә менә умарталыкка “чыгу” хуплана, һәм бал бәйрәм көнендә төп сый булып исәпләнә. Бераз соңрак, 14 августта, бал спасы җитә – гәрәбә ризык чиркәүдә изгеләндерелә. Шушы ук көнне илдә умартачылар һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Шуңа да гадәттәгечә августта без укучыларыбызны татлы һөнәр белән шөгыльләнүчеләр белән таныштырабыз. Һәм бүген сүзебез Яңа Николаевка авылында яшәүче Елизавета Исаева хакында.
Тумышы белән ул Югары Олы Елгадан. Умартачылык белән ярты гасыр диярлек шөгыльләнә. Тәүге тапкыр кортлар белән алтынчы сыйныфта укыганда, күршесе өйрәтүе буенча эш итә башлый. Елизавета Александровна сүзенә караганда, Катя апага быел 95 яшь тулган, әмма яраткан эшен әле дә ташламый.
Катя әби безнең мәңгелек умартачы, – дип җылылык белән сөйли аның турында әңгәмәдәшем.
Арытаба күнекмәләрен умарталыкта чарлый. Умартачылык белән ире белән шөгыльләнгәннәр, балалары да зур ярдәмчеләр булган. Мәсәлән, уллары Саша эш сөючән бөҗәкләр белән дүрт яшендә үк “дуслашкан”. Еллар белән ул тирән теоретик белем һәм бай практик тәҗрибә туплаган. Хәзер исә гаилә “бизнесында” баш “менеджер”. Аның тырышлыгы белән Исаевлар умарталыгы балы Уфа, Екате-ринбург, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләренә, Германия һәм Финляндиягә таратыла.
– Бал – гаиләгә матди ярдәм күрсәтүче һәм сәламәтлекне ныгыту өчен бер дигән чара, – дип уйлый Елизавета. Бик күп күңел һәм физик көч таләп итүче шөгылен ул ялгызын калгач та ташламый. Яраткан тормыш иптәше якты дөньядан киткәнгә инде 13 ел узган, ә умарталык үсә бирә. Әле Елизавета Александровнаның хуҗалыгында 40 якын умарта. Бөтен эш аның җилкәсендә, чөнки улы һәм кызы гаиләләре белән төрле шәһәрләрдә яши.
– Җайлаштым инде, өйрәндем. Бөтен вакытым һәм көчемне умартачылыкка багышлыйм, – дип уртаклаша ул.
Моннан тыш, бу өлкәдәге белемнәрен арттырып, камилләштереп тора. Гомер буе уку гадәте мәктәптән калган – укытучы булып 34 ел эшләгән. Һәрвакыт кул астында журнал, китаплар, Интернет, һәм... бервакыт апидомик турында хәбәрләргә тап була. Теманы җентекләп өйрәнеп, мондый “биодо-микны” үзендә төзергә ниятли: үзен тонуста тотарга, балалары һәм оныклары сәламәтлеген ныгыту өчен. Яңалыкны ишеткәч, без кунакчыл хуҗабикәнең хәлләрен белешеп, мондый дәвалану ысулын үзебездә сынап карарга уйладык.
Корт терапиясе авторы – Крымда яшәүче умартачы – апитерапевт Вячеслав Савин. Кешеләр бәясе буенча, аның уникаль методикасы йөзлә-гәннәргә, аеруча яман шешле авыруларга ярдәм иткән. Методиканың асылы турында мәгълүматны Интернетта төрле сайтларда табып була. Өйрәнгән мәгълүматына таянып, умарталыкның бер ямьле почмагында Елизавета Исаева апидомик урнаштыра. Ул җиңел агачтан төзелгән бина. Эчендә кеше ятырлык буйлыкта берничә умарта урнаштырыла. Умарта тишекләре тышка карый, бинада кортлар юк. Ятакка салам тутырылган матрац җәелә. Һәм “җиһаз” савыктыру процедуралары үткәрүгә әзер. Сеанс вакытында кеше балавыз, нектар һәм эфир майлары исе белән суга-рылган һава сулый. Берьюлы микромассаж бара – корт-ларның бертуктаусыз хәрә-кәтләнүе һәм бызылдавыннан өзлексез тибрәнү һәм куәт барлыкка килә. Кеше организмы үзенчәлекле булганга, мондый терапиянең нәтиҗәсе һәр кешедә төрле. Кемдер көче артуын тоя, берәүләр яхшы йоклый башлый, икенчеләрнең кан басымы нормальләшә, өченчеләре радикулиттан ярдәм күрә. Күрше кызы Татьяна Тураева, мәсәлән, ятакны кызу бәреп торган рус миче белән чагыштырган. Аны апитерапия баш авыртуыннан котылдырган. Савин үзе билгеләвенчә, берьюлы умартачылык продуктларын да ашасаң, дәвалану нәтиҗәсе көчәя.
Без дә мондый ысул йогынтысын үзебездә сынап карарга теләдек. Миңа тәнгә меңләгән суык энәләр казалган кебек тоелды. Аннары, татлы бал белән чәйдән соң, тәннән рәхәтлек йөгерде, кичкә кан басымы түбәнәйде. Ә хезмәттәшем исә беренче тапкыр бернәрсә дә сизмәгәнен белдерде. Шулай итеп, Елизавета Александровна әйтүенчә, һәр кеше индивидуаль. Мондый савыктыру ысулларына ыша-ныргамы, юкмы – сезнең эш. Биредә кунакта булучылар һәммәсе бизнес төзергә кирәк, диләр. Елизавета үзе иң мөһиме – сәламәтлек, ди. Һәм кемгә дә булса иммунитетын ныгытырга кирәк икән, ярдәм итәргә шат. Бушлай. Хуҗабикә яңа идеяләр белән янып яши. Апидомикның безнең якта иңдергән соңгы могҗизасы түгеллегенә ыша-на ул.
Мансур АРСЛАНОВ фотолары.