“Гражданнар өчен бу өстәмә чыгым, чөнки кәгазь кыйммәтрәк тора, әмма шушы адымга бармый хәл юк”, – диләр алар.
Белгәнебезчә, табигатькә ташланган полиэтилен, пластик 400-1000 елдан соң гына череп таркала. Шул рәвешле алар мәңгелек чүплек хасил итеп кенә калмыйлар, ә сәламәтлек өчен зыянлы метан һәм хлорик кушылмалар да чыгарып яталар. Океан-диңгезләрдә исә суны пычраталар, еш ына балыклар бу пакетларны йотып үлә.
Дөрес, Русиядә зур сулыклар күп мәйданны биләми, ләкин мондый калдыкларны юкка чыгару баш бәласенә әйләнеп бара. Эш шунда: безнең илдә СССР чорыннан ук чүпне экологик юк итү һәм аны кабат кулланырлык ясау белән беркайчан да җитди шөгыльләнмәделәр. Барысы да бик җиңел генә хәл ителеп килде: бөтен чүпне бергә кушып чүплекләргә чыгарып ташлыйлар да шуның белән шул. Нәтиҗәдә, шәһәр яннарын хәзер биеклекләре 60-80 метрга җиткән гигант чүп таулары “бизи”. Бүген аларда барлыгы 35 миллиард тонна чамасы чүп бар икән. Русиядә чүплекләр дүрт миллион гектарны – Швейцария территориясенә тиң мәйданны алып тора.
Әлегә Русия җитәкчелеге бу чүпне яндырудан башка берни дә уйлап тапмады. Хөкүмәттә 200ләп чүп яндыру заводы төзүне эченә алган “Чистая страна” дигән федераль программа әзерләгәннәр. Ләкин экологлар аны тормышка ашыру коточкыч экологик һәлакәткә китерәчәк дип кисәтәләр. Эш шунда, чүп яндыру заводлары актив төзелә торган Европада калдыклар унлап төргә бүленә һәм аларның берничек тә эшкәртеп булмый торганнары гына яндырыла. Хәтта бу очракта да, авыру-чирләр статистикасы күрсәткәнчә, мондый предприятиеләрдән ким дигәндә 24 чакрым читтә яшәгәндә генә сәламәтлеккә зыян килми. Безнең илдә исә барысын да бергә ягачаклар. Моннан тыш, чүпне яндырганда агулы көл дә хасил була. Бу көл исә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап күмүне таләп итә.