Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 сентябрь 2018, 17:32

Электрон билгеләр автомагистральләр һәм тизйөрешле юлларда булачак.

Россия юллары буйлап яңа төрле билгеләр куялар. Алардагы мәгълүмат алмашучан булачак.

Бу турыда Россия юл фәнни-тикшеренү институтына сылтама белән "Известия" хәбәр итте.
Әлеге билгеләр юлдагы шартларга - явым-төшемгә, күз күременә карап, автомат рәвештә оптималь тизлек режимын билгели. Электрон билгеләрне автомагистральләр һәм тизйөрешле юлларда куячаклар. Экспертлар фикеренчә, мондый билгеләр юлларда иминлекне арттырырга ярдәм итәчәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/03/170818/
Autonews.ru фотосы.
Читайте нас: