Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 сентябрь 2018, 17:37

Россиядә яңа төзелгән йортларны мәгълүматларны исәп-хисап үзәкләренә үзләре җибәрәчәк “акыллы” счетчиклар белән җиһазландырачаклар.

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы гомуми йорт һәм шәхси счетчиклардан энергия чыганаклары чыгымнары мәгълүматларын дистанцион функция белән мәҗбүри җибәрүне кертүне тәкъдим иткән. Бу хакта “Известия” яза.

2020 елның 1 гыйнварыннан соң файдалануга тапшырылучы барлык яңа йортларда энергия чыганаклары исәбен алучы автоматлаштырылган система белән җиһазландыру планлаштырыла. Приборлар исәп-хисап үзәгенә реаль вакыт режимында кулланылган чыганак күләме турында мәгълүмат җибәрәчәк.
Министрлык су белән тәэмин ителештә интеллектуаль исәп турында закон проектын әзерләгән. Онлайн – исәпләүгә күчү принцибы шунда ачыкланачак. “Акыллы” счетчиклар белән җиһазландыру гамәлдәге приборларны тикшерү белән бергә барачак.
Әлеге яңалыкны кертү түләүдә “үтә күренмәлелекне” булдырачак, чыганаклар югалуны минимумга калдырачак, шулай ук намуссыз кулланучыларны читтән күзәтеп булачак, дип ниятлиләр.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/31/170711/
Vizada.ru фотосы.
Читайте нас: