Башкортстанда умартачылык буенча XLVII «Апимондия» Халыкара конгрессын үткәрү 2021 елда Башкортстанга Россиянең бал башкаласы исемен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Форумга әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә төбәк Башлыгы Рөстәм Хәмитов шулай дип белдерде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, Башкортостан яхшы сыйфатлы бал җитештерүдә Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. «Конгресс уңышлы үткән очракта, Башкортстан, һичшиксез, үзен алга таба да Россиянең бал башкаласы буларак танытачак, - диде республика җитәкчесе. - Бәяләп бетергесез әлеге имидж капиталын тулы күләмдә һәм барлык юнәлешләр буенча да файдаланырга кирәк».
Хәмитов сүзләренчә, 2018 елда Башкортстанга федераль бюджеттан балның сыйфатын билгеләү һәм аңа сыйфатлы анализ ясау өчен махсус лаборатория булдыруга 86 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчаның 40 миллионы алынган инде. Аңа җиһазлар юнәткәннәр, персоналны укыталар.
«Бездә якын киләчәктә бал музейлары, бал авыллары, умарталыклар барлыкка киләчәк. Анда туристлар бал һәм бал продукциясен татып карый, табигатьтә ял итә, умартачыларның эшен күзәтә алачак», - диде төбәк җитәкчесе.