«Өстәмә түләүләр, эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү өчен якынча 260 миллиард сум акча кирәк. Бу күпме әллә азмы? Ил күләмендә караганда бу бик җитди сумма. Аны, әйтик, Татарстан кебек зур субъект бюджеты белән чагыштырырга мөмкин», - диде ул.
Депутат искәртеп үткәнчә, ил хакимияте, беренче чиратта, эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен арттырырга тели. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган пенсиягә чыгу яшен арттыру турындагы закон нәкъ менә шуны күздә тота.
«Тагын бер тапкыр искәртәм: төп бурыч – иминият пенсиясе алучы һәм эшләргә мөмкинлеге булмаган гражданнарның керемнәрен арттыру», - диде Айрат Фәррахов.