Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 октябрь 2018, 14:45

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов отставкага китү сәбәбен аңлаткан

Рөстәм Хәмитов үзенең карары турында республика халкына мөрәҗәгатендә әйткән.

Отставкага киткән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов үзенең карары турында республика халкына мөрәҗәгатендә аңлаткан. Сәясәтченең мөрәҗәгать текстын “Башинформ” агентлыгы тараткан.
Рөстәм Хәмитов отставкага китү карарын үзе кабул итүен әйткән. 2019 елда булачак республика Башлыгын сайлауларда катнашырга теләмәвен ул “зирәк яшьтәге”төбәк җитәкчеләренең үз вазифаларыннан “лаеклы” рәвештә һәм “уйлап”, низагларсыз – өстән дә, астан да басым ясалмаганда һәм ниндидер гадәттән тыш хәлләр аркасында гына булмыйча, үз вакытында китәргә кирәклеге белән аңлаткан.
Сәясәтче шулай ук бүген дөньяда үзгәрешләрнең зур тизлектә баруына, Федерация субъектлары башлыкларының исә заман таләпләренә җавап бирергә тиешлегенә игътибарны юнәлткән. Үз вазифасын калдыру карары турында әйткәндә :“Яңа командага эш курсына керү өчен, республика халкы ихтирамын яулау өчен, сайлауларга әзерләнү өчен вакыт кирәк”, - дип белдергән.
Хәмитов Башкортстанда хакимиятне тапшыру тыныч, дәвамчанлыкны саклап башкарылырга тиешлегенә аерым тукталган. Ул төбәк халкына ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткергән, һәрчак аларның тормыш бөтенлеге өчен хезмәт иткәнлеген әйткән.
Чыгышының соңында ул “барлык очрашулар, әңгәмәләр һәм элемтәләргә һәрчак әзер” булуын, кирәк булган очракта, киңәш бирә алуын һәм карарының дөреслегенә ышануын җиткергән.
Сәясәтченең вазифасыннан китү карарын Башкортстан Республикасы көнендә җиткерүе символик төсмергә ия.
tatar-inform.tatar
Фото Bashinform.ru
Читайте нас: