Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 декабрь 2018, 19:03

Россиялеләр өчен иң популяр Яңа ел юнәлешләрен атадылар

Россия туризмы хезмәте башлыгы Олег Сафонов быел яңа ел бәйрәмнәрендә россиялеләр арасында иң популяр булган юнәлешләрне әйткән. Бу хакта “Известия” яза.

Фаразлар авиабилетларны броньлау анализына нигезләнгән. Россиялеләрнең күпчелеге Яңа елга Мәскәүгә оча. Икенче урында — Краснодар крае, өченчедә — Санкт-Петербург. Популяр юнәлешләр бишлегенә шулай ук Кырым һәм Ставрополь крае да кергән.
Кырымның беренче тапкыр топ-5 популяр юнәлешләргә кергәнгәнлеге билгеләп үтелгән. Россия туризмы хезмәте башлыгы сүзләренчә, бу ярымутрауга транспорт хәрәкәте мөмкинлеге арту белән бәйле.
“Татар-информ”
Фото Photosight.ru
Читайте нас: