Общие статьи
7 Декабря 2018, 14:33

Роскомнадзор яшь буенча ике төрле яңа чикләү кертергә ниятли

Ведомство башлыгы сүзләренчә, чикләүләр мәгълүмати куркынычсызлыкны күздә тотып кертелә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Россия Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) гаммәви мәгълүмат чаралары өчен ике төрле яңа яшь чикләве (1+ һәм 3+) кертергә ниятлиләр. Бу хакта ведомство башлыгы Александр Жаров хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта без гаммәви мәгълүмат чараларындагы яшь чикләүләрен күзәтәбез. Алар барлыгы дүртәү: 0+, 6+, 12+ һәм 18+. Бүгенге көндә 1+ һәм 3+ маркировкаларын кертү турындагы мәсьәлә бик кискен тора», - дип белдергән Александр Жаров Россия мәгариф академиясе попечительләр советы утырышында.
Ведомство башлыгы сүзләренчә, маркировка тыю максатыннан түгел, ә мәгълүмати куркынычсызлыкны күздә тотып кертелә – яшь чикләве балага нәрсәнең файдалы булуын һәм аның психик сәламәтлегенә нәрсә зыян китерүен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
tatar-inform
Фото Vk.com
Читайте нас