Невролог Эдуард Якупов сүзләренчә, исерек шоферларга караганда, йокысы туймаган шоферлар китереп чыгарган һәлакәтләр бермә-бер күбрәк.
Казанның өч сәүдә үзәгендә “Бөтендөнья йокы көне” үтәчәк
Галимнәр тәүлегенә тугыз сәгатьтән артык йоклауның куркыныч яклары турында белдерә
КДМУның неврология, нейрохирургия һәм генетика кафедрасы мөдире Эдуард Якупов сүзләренчә, юл һәлакәтенең күпчелеге йөртүченең руль артына йокы туймыйча утырудан килеп чыга. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләде. Матбугат конференциясе “Бөтендөнья йокы көне” уңаеннан, йокысызлык китереп чыгарган авыруларга багышланган иде.
“Күп аварияләрнең сәбәбе – йокы туймауда. Хәтта бу сәбәп исерек килеш рульгә утырып, һәлакәт ясаудан да артып китә. Йокы туймау яки рульдә килеш йоклап китү – аварияләргә китерә торган зур хата”, - диде невролог.