Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 июль 2019, 15:58

Аны һәр йортта шатланып көтәләр

Хезмәт, бигрәк тә авыл җирлегендә хезмәт кенәгәсендә бердәнбер язма булган өлкән буын кешеләре шактый.

Хезмәт, бигрәк тә авыл җирлегендә хезмәт кенәгәсендә бердәнбер язма булган өлкән буын кешеләре шактый. Аларның асылы шундый – бер тапкыр сайланган эшкә һәм урынга бирелгән, сабыр, чыдам, җаваплы. Киләсе язда Яр-мәкәй авылында яшәүче Земфира Мифтахова почта бүлекчәсендә 45 ел хезмәт эшчәнлеген билгеләп үтәчәк. Гади гаиләдән Түбән Карамалы кызы белгечлек ала алмаган. Бәхетен район үзәгендә сынап карарга килә. Шулай итеп яхшы кешеләр киңәше белән почтага эшкә керә, һөнәри нечкәлекләренә өлкән хезмәттәшләреннән өйрәнә.
Почта урнашкан хәзерге өч катлы бина Земфира Ильяс кызының күз алдында төзелә. Ул анда төзүчеләргә ничек ярдәм итүләрен яхшы хәтерли, атта әйберләр ташыганнар. Озак еллар эшләү дәверендә Мифтахова төрле эш башкарган – оператор да, контролер да булган. Соңгы 13 ел ул пенсия тарата. Әйтергә кирәк, эш бик җаваплы. Районны аркылыга-буйга йөреп чыгарга кирәк. Бүген ул Исламбахты авылында пенсионерларны сөендерсә, иртәгә Күпчәнәйгә ашыга. Аны бөтен җирдә шат елмаеп каршы алалар. Чөнки хат ташучы үзе дә һәрчак яхшы күңелле һәм әдәпле.
– Пенсия таратудан тыш, без кайбер товарларны да сатабыз. План үтәлмәгән бер генә ай да булмады, – ди әңгәмәдәшем.
Аның нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте турында күпсанлы грамоталары һәм бүләкләре дә сөйли.
Земфира Ильясовна ялга соңгы тапкыр кайчан киткәнен дә хәтерләми инде. Ире Әхнәф Хәбетдин улы, тормыш иптәшен ике кызы белән ялгыз калдырып, бик иртә вафат була. Ул чакта ханымга күз нурларын аякка бастыру өчен бөтен көчен куярга туры килә. Бүген ул ике оныгы өчен хөрмәтле әби. Яраткан эшеннән башка тормышны күз алдына да китерә алмый. Әле эшлисе иде, сәламәтлек кенә сынатмасын.
Без аны чын күңелдән һөнәри бәйрәме белән котлап, озын гомер, уңышлар, бәхетле-шатлыклы көннәр телибез.
Регина ГАТАУЛЛИНА.
Читайте нас: