Түбән Карамалы авылында туып-үскән актив, аралашучан Рафаэль Миңнекәевка карап, аңарда никадәр ныклык, үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек күп булуына шаккатасың. Бүген Рафаэль Шәяхмәт улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, бу нык һәм көчле рухлы ир-егет әле оптимизм һәм күңел көрлеге белән тулы. Ул хөрмәткә һәм рәхмәтләргә лаек булган буын кешеләренә карый һәм алар бүгенге көн яшләре өчен зур үрнәк булып торалар.
Кайда туган, шунда кирәк булган – бу мәкаль безнең геройга тулысынча туры килә. Аның бөтен гомере, нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге туган авылы белән бәйле.
Рафаэль Тәскирә Фәтхетдин кызы һәм Шәяхмәт Миникәй улы Туктамышевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. 1942 елда әтисе фронтка китә һәм шул ук елны гаиләсенә вафаты турында хәбәр килә. Авыр вакытлар килә... Өч кечкенә бала турында кайгырту ана җилкәсенә төшә. Ул бернинди авыр эштән дә курыкмый, башкача ярамый, югыйсә бөтен гаилә юкка чыгар иде. Тәскирә апа балалары белем алсын дип тырыша. Уллары Рафаэль 7 еллык мәктәптә укый. Укуын авылдан 7 км ераклыктагы Ырынбур өлкәсендә дәвам итә, әмма аның планнарына тормышка ашырга насыйп булмый: әнисе бик нык авырый һәм ул укуын ташлап, әнисен карарга һәм хуҗалык алып барырга мәҗбүр була.
Яшь егетнең беренче эш урыны – “Кызыл таң” колхозы, ул сабанчы булып эшли. Аның тырышлыгын күреп, җитәкчелек егетне Ярмәкәй авылына тракторчылар курсларына җибәрә.
Шунда ук, туган авылында, язмыш аны булачак хатыны Фәния белән очраштыра. Алар тату, ныклы гаилә коралар, кызлары Рәйхана туа. Әмма 1963 елда яшь әтигә Совет Армиясе сафларына китәргә туры килә. Ул өч ел Ленинград янындагы ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.
– Эстония, Литва, Латвия шәһәрләрендә булдым. Ул чакта Ленинградка түбән оча торган ракеталар алып килделәр, – дип искә алды Рафаэль абый.
Һәм монда үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Хезмәт иткәндә беренчел партия оешмасында тора, үзен актив, тәртипле коммунист буларак таныта.
Өйгә кайткач, “Спартак” совхозының Түбән Карамалы бүлекчәсенә тракторчы булып эшкә урнаша. Хезмәт биографиясендә барысы да булган: тәгәрмәчле, чылбырлы тракторларда эшләү, таңга атканчы торып китүләр һәм төнге сменалар. Авыл механизаторының куллары бөтен җирдә кирәк була. Хезмәт сөючән, башкаручан һәм тырыш, ул бернинди эштән дә курыкмый. Нинди генә эшкә тотынса да җиренә җиткереп башкара.
Рафаэль Шәяхмәт улы тырышлыгы белән мактау һәм хөрмәт казанды. Авыл хезмәтчәненең хезмәт казанышлары турында кадерләп салынган калын гына папкадагы Мактау грамоталары, дипломнар, Рәхмәт хатлары сөйли. II (1986) һәм III (1976) дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән. Аңа “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Социалистик ярыш җиңүчесе”, “Унынчы бишеллык ударнигы” билгеләре, “Хезмәт ветераны”, “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре бирелгән. 1970 елда СССР Югары Советы Президиумы исеменнән “Фидакарь хезмәте өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” юбилей медале белән бүләкләнә. XXIV, XXV, XXVII район партия конференцияләре делегаты итеп сайланган. Рафаэль Шәяхмәт улына 2015 елда “Ярмәкәй районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде. Аның бүләкләре тир түгеп, намуслы хезмәт белән алынган. Озын гомер буе мактау көтмәгән, намус белән эшләгән, чөнки башкача булдыра алмаган.
Тормыш үз чираты белән дәвам итә. Яшь гаиләнең бер-бер артлы тагын дүрт баласы туа. Бу пар лаеклы гаилә үрнәге булып тора. Тормыш балаларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән, хезмәттә, гаилә мәшәкатьләрендә уза. Ата-аналар аларда гаилә иминлеге, үзара аңлашу һәм хөрмәт итүгә омтылыш салдылар.
Алга китеп, шуны билгеләп үтәргә кирәк – олы кызлары Рәйхана лаеклы ялга чыккач, гаиләсе белән Нижневартовскийдан Түбән Карамалы авылына әниләре йортына кайтып төпләнә. Кызлары Илмира ире Ришат белән Уфада яши. Уллары Эльфир, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Нижневартовск шәһәрендә урнаша һәм хәзер анда гаиләсе белән яши. Уллары Илнур үзенең пар канаты Глүзә белән Ярмәкәйдә йорт салып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Кече кызы Алсу ире Вилдан белән шулай ук Нижневартовск шәһәрендә.
Барысы да үз чиратлары белән барды...йорт, эш, гаилә. Тик язмыш аның тормышын “үткәнгә” һәм “киләчәккә” бүлә, гаиләгә авыр кайгы китерә. Аның тормыш юлдашы – яраткан хатыны, балаларының әнисе Фәния апа бакыйлыкка күчә. Бу бөтен гаилә, туганнар, якыннар өчен зур югалту була...Әмма кайгы нык гаиләне җимерми, алар бергә әтиләренә ярдәм итә башлый.
Юбилярыбыз да тормыш сынауларына бирешми, шулай ук игътибарлы һәм мәрхәмәтле булып кала. Балалар ялга кайтканда, әниләре исән вакытта булган кебек, табында үз сөтләре, каймак, май, эремчекләре, хәтта икмәккә кадәр үзе пешерә.
Берничә елдан соң, югалту ачысы бераз басылгач, балалар хуплавын алгач, язмышын шул ук авылда яшәүче Гөлчирә Кадыйрова белән бәйләргә була. Гөлчирә Сабир кызы хаклы ялга чыкканчы, гомере буе, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән.
Һәм менә алар инде иңгә-иң куеп 20 елдан артык яши, бер-берсенә җылылык һәм кайгыртучанлык белән карый. Лаеклы ялга чыккач та, эшсез утыра алмый: шәхси ярдәмче хуҗалык та, бакча да бар, аннан башка ничек яшәргә.
Әмма иң мөһиме, әлбәттә, тормышта үз урыннарын тапкан балалар, оныклары һәм оныкчыклары. Шундый гади бәхет формулалары белән Рафаэль Миңнекәев, 80 яшькә кадәр яшәп, акылның оптимизмын һәм яктылыгын саклап калган. Ул һәрвакыт ярдәмчел, уңай кеше булып кала, тормышка кызыксыну һәм мәхәббәтне югалтмый.
Искиткеч ир-атка ныклы сәламәтлек, озак еллар рух күтәренкелеге, һәр якын кешеләрнең җылысы һәм елмаюларын тоеп яшәвен телибез!