Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 июль 2019, 11:55

Күркәм хатын-кызның күңеле нурлы

Авыл хатыны... Күпләрнең күз алдына алъяпкычын кигән, башына яулык бәйләгән, кулына китмән яки чиләк тоткан, тирә ягын йорт кошлары яки башка җан ияләре уратып алган яшь булмаган хатын-кыз килеп баса.

Авыл хатыны... Күпләрнең күз алдына алъяпкычын кигән, башына яулык бәйләгән, кулына китмән яки чиләк тоткан, тирә ягын йорт кошлары яки башка җан ияләре уратып алган яшь булмаган хатын-кыз килеп баса. Авыл хатыны... Ул эшсөяр дә, хуҗабикә дә һәм күп очракта күп балалы ана да. Ул беркайчан да мактауларын да эзләп йөрми, абруйлы исемнәрне дә көтми, тыйнак һәм эшсөючән, чөнки авыл тормышы ялкауларны яратмый. Бар җирдә дә өлгерергә кирәк: беренче әтәчләр белән торырга, хуҗалык эшләрен тәмамларга, балаларны мәктәпкә җыеп озатырга, һәм дә үзенә дә эшкә йөгерергә ...
Һәм бүген мин, хөрмәтле укучылар, сезгә шундыйларның берсе турында сөйләп китәсем килә.
Таныш булыгыз, Вәлиуллина Флүрә Мөхәммәдулла кызы!
Ул 1939 елның 1 августында Рәтамак авылында туып үскән. Туган авылы турында аерым бер җылылык белән искә ала, бүтәнчә була да алмый, чөнки аның бала чагы, үсмер еллары шул авылда үткән. Аның искә алып сөйләрлек мәлләре бик күп... Әти-әнисе Хәтирә Нәҗметдин кызы һәм Мөхәммәдулла Җәмил улы Хәмидуллиннар (икесе дә 1907 елгы) гади кеше булалар, аларның барлыгы өч кызлары һәм бер уллары була. Әтисе сугыш ветераны, колхозда счетовод булып эшли. Әнисе төрле эшләр башкара, сугыш вакытында ат караучы булып хезмәт итә. Флүрә апа сугыштан соңгы балачагы турында озак сөйләргә яратмый. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар аны да читләп үтмәгән.
– Ул вакытта бөтен кешегә дә яшәргә авыр иде, нәрсәсен сөйлисен инде. 7 сыйныфны туган авылымда тәмамладым, аннары бер ел Шалтыда укыдым. Гомер буе фермада бозау караучы булып эшләдем, төрле авырлыклар кичергәч, тормыш кадерен аңлыйсың. Нинди михнәтләр аша үтәргә туры килгәнен үзем генә беләм – дип моңсуланып, акрын гына тормыш йомгагын сүтә ветеран. – Башта Рәтамак фермасында, ә 1982-1996 елларда Ярмәкәйдә, һәм шуннан хаклы ялга чыктым.
Аның хезмәт стажы 39 елдан артык. Хаклы ялга чыкканнан соң да әле ул ике ел эшли. Күп тапкырлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. СССРның Югары Советы Президиумы тарафыннан “СССР хезмәт батырлыгы өчен” (23.03.1978 ел) медале белән бүләкләнә. “Хезмәт ветераны” медаленә ия.
– Минем тормышны ваемсыз дип әйтеп булмый, бик күп көч куярга туры килде, – дип искә ала Флүрә апа. – Мөстәкыйль булырга мине тормыш мәҗбүр итте. Кечкенә вакыттан ук безне йорттагы хуҗалык белән идарә итәргә өйрәттеләр – әти-әниләргә ишек алдында тәртип ясарга, бакчада эшләргә, шуның өстәвенә, өлкәннәргә ияреп кырдагы чөгендерне эшкәртә торган идек. Тик ул вакытта авылда барысы да шулай яши иде, һәм бу батырлык түгел, ә шулай булырга тиеш кебек кабул ителә иде. Ата-ананың сүзеннән дә чыкмадык, өлкәннәрне хөрмәт иттек, балаларымны да шулай итеп тәрбияләдем, оныкларымны да шуңа өйрәтәм.
1958 елда күрше егете Рәшит Фәткуллинга тормышка чыга. Ул фермада терлекче булып эшләгән. Тормыш иптәше белән 2,5 ел гына яшәп калалар. Ире 21 яшендә гүр иясе була.
22 ел эчендә бер үзе ике баланы тәрбияләп үстерә, бернәрсәдән дә мәхрүм булмасыннар дип тырыша әни кеше, аларга белем алырга ярдәм итә. Рәтамак мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлагач улы Илшат армия сафларында булып кайта һәм хаклы ялга чыкканчы эчке эшләр органнарында хезмәт итә, алга таба үз эшен ачып җибәрә, эшмәкәрнең кибетләре бар, алар авыл халкы арасында популярлык казанганнар. Тормыш иптәше Нурания белән өч малай тәрбияләп үстерәләр. Ә кызы Нәсимә Уфа шәһәренә китә, чәчтарашлар курсларын тәмамлый. Аннан көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында сатучы булып эшли. Рәмис Сәлимгәрәевка кияүгә чыга һәм аның белән Себер якларына китеп бара. Аларның ике балалары бар, оныклары да туган инде. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Октябрьский шәһәрендә яши, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
1982 елда Флүрә Мөхәммәдулловна Ярмәкәйгә килә, ике баласы белән тол калган Рафаэль Вәлиуллинга кияүгә чыга. Аның улы Илгизгә – 14, кызы Гөлчәчәккә 11 яшь була. Бу никахта алар аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп 12 ел бәхетле гомер итәләр. Һәм тагын ялгызлык... Кызы Гөлчәчәк белән алар яхшы мөгамәләдә (ул Усман Ташлы егете Ринат Равиловка кияүгә чыга, тик озакламый тол кала). Кире туган йортына әйләнеп кайта. Флүрә апа аңа ике малаен Радик һәм Ришатны тәрбияләп үстерергә ярдәм итә, ә алар үз чиратында аны яратып “әби”, ә Гөлчәчәк – “әни” дип эндәшәләр. Оныклары аңа һәр эшләрендә ярдәм итеп торалар. Шалтыратып хәле, сәламәтлеге турында кызыксыналар, бер эндәшүдә килеп җитәләр. Әбиләре аларга барысы өчен дә зур рәхмәтен белдерә.
1996 елда Флүрә ханым тагын бер кат язмышын сынап карарга уйлый һәм өченче тапкыр Ярмәкәй авылы егете – тракторчы Әгләм Хәлиуллин белән гаилә коралар, аның инде үсеп, буй җиткергән Әлфия исемле кызы һәм Илдар исемле улы була. Аның белән ул 16 ел бәхетле гомер кичерә. Шатлык-борчулар, эш-мәшәкать белән үрелеп бара гаилә тормышлары. Әйбәт яшиләр, балалар белән дә яхшы мөнәсәбәттә була. Кызганычка каршы, беркемнең дә бәхете һәрвакыт тулы булмый шул. Күп вакыт аның бер чите китек була. Каты авыру 2012 елда газиз ирен дә алып китә...
Б арыбер дә өлкән яшьтәге ханымның бүгенге көндә иң мөһиме – аның балалары һәм оныклары. Үз балалары-оныкларымы, түгелме, алар һәрвакыт аның янында. Шалтыраталар, кайталар, ярдәм итәләр...
Кайлардан көчләр ала соң бу ару белмәс хатын-кыз?
– Мөгаен, мәхәббәттәндер, – ди Флүрә апа, – балалар мәхәббәтеннән. Тормышымның һәр көне, хәтта ул бик үк шатлыклы булмаса да, шуны аңлыйм, мин әле кемгәдер кирәк.
Башка авыл хатын-кызлары кебек үк, Флүрә Мөхәммәдулла кызы эшсөючән һәм тыйнак, аның йортында һәрвакыт чисталык, пөхтәлек, һәм ниндидер аерым бер кунакчыл мөхит. Ә аңа кадерле булган кешеләрен һәрвакыт өстәлдә камыр ашлары көтеп тора. Ул аның йортына килеп кергән һәрбер кешене чәй белән сыйлап кына калмый, кирәк вакытта ярдәм дә күрсәтергә әзер тора. Шуңа күрәдер дә инде авылдашлар арасында аралашулар ачыграк, хислерәктер. Ул шулай ук янында булган һәм ярдәмгә әзер торган үзенең күршеләре Тәнзилә һәм Фәрит Габдуллиннар турында да бары тик җылы сүзләр генә әйтә: “Һәрвакыт ярдәм итеп торалар, мунчага чакыралар. Мин бик рәхмәтлемен аларга барсы өчен дә”.
– Тәүлекнең кайсы вакытында булса да, иртәнме, көндезме, аның янына керсәң, өстәлдә пирожкилар, коймак-тәбикмәкләр, үз кулы белән ясалган мантый, пилмәннәр, – дип мактыйлар аны гаилә дуслары Яруллиннар. – Ә кураҗиләге һәм урман җиләгеннән үзе кайнаткан кайнатмалары телеңне йотарлык. Шундый алтын куллы, кунакчыл кеше инде ул. Кешеләргә ачык йөзле, киң күңелле, кешелекле, эчкерсез, ярдәмчел шәхес ул, ә йөрәге һәркемгә авыр вакытта ачык. Яхшылык һәм кеше хәленә керә белү – менә шундый сыйфатларга ия ул минем ахирәтем – ди Земфира апа.
Аш-су пешерү осталыгыннан кала ул шулай ук бәйләргә дә ярата.
– Әгәр дә ял итәсем, бер үзем генә тынычлыкта каласым килсә, утырам да, бәйләргә тотынам. Бу шөгел мине тынычландыра да, хисләнергә дә мөмкинлек бирә, – дип өстәде өлкән хатын.
Аның талу белмәс куллары заманында барлык балаларына, оныкларына, дусларына оекбашлар, тапочкалар, шәлләр, япмалар һәм башка төрле әйберләр бәйләгән – ул барысын да булдыра.
Ял вакытларында район газетасын укый, телевизор карый һәм һәрвакыт дөнья хәлләреннән хәбәрдар.
Һәм янәдән олы бер гаилә булып зур өстәл артына балалар җыела, бары тик авылда гына була торган тәмле хуш исле чәй эчеп, әбинең тәмле камыр ашларын авыз итеп, булган вакыйгаларны искә алалар, алга таба планнар коралар.
Әлеге ханымга карап, башына төшкән кайгы-хәсрәтләр дә, якыннарын югалту ачысы да аның күңелен катыра алмаганына сокланасың. Һәрвакыт ачык, яхшы мөгамәләдә, балаларын да шулай итеп тәрбияләгән. Ул аларга бөтен мәхәббәтен биргән һәм бүген алардан да шундый җылылыкны ала.
Туган җирендә сабыр, тырыш, уңган, шәфкатьле булып яши белгән Флүрә апа – яшьләргә үрнәк. Аның табигый матурлыгы һәм эчкерсез елмаюы – үзенә тартып тора. Һәм шушы искиткеч көндә, чын күңелдән юбилярны 80 яше белән котлап иң изге, матур теләкләремне җиткерәсем килә. Ныклы сәламәтлек, рух көче һәм кайгы-хәсрәтсез озын гомер сезгә, хөрмәтле ветеран.
Зөләйха ХАРИСОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: