Рәтамаклылар тарафыннан үткә-релгән искиткеч чараның төп атрибуты – самавыр – аны Русиядә XVIIIнче гасырда уйлап тапканнар. Ул чын мәгънәсендә халык горурлыгы, яхшылык, йорт ямьлелеге һәм гаилә тынычлыгы символына әверелде. Бер тапкыр чын самавырдан чәй эчеп карагач, гадәти чәйнектән файда-ланасы да килмәячәк.
Кешеләр фикеренчә, уртак чәй табыны гаилә әгъзалары арасында мәхәббәт һәм дуслыкны хуплый, туганлык һәм дустанә элемтәләрне ныгыта, ә өстәлдәге самавыр уңайлылык, иминлек атмосферасын тудыра.
Хәзерге заманда бергә өстәл артына утырып, гөжләп торган самавыр тавышына, чөкердәшеп чәйләр эчү мәлләре югалды, ә яшь буынның күбесенең самавырны күргәне дә юк.
Беренче тапкыр ул Уралда җитеш-терелгән. Ә аннары самавырларны күпләп җитештерү башланган, бигрәк тә Тулада. XIX гасыр уртасына инде бу шәһәрдә аны җитештерү буенча 80гә якын фабрика булган.
Яшь буынны аның белән таныштыру максатыннан, Рәтамак авылының Тукай урамында яшәүчеләр матур җәйге көндә “Самавыр бәйрәме” үткәрделәр. Бәйрәмне шушы урамда яшәүче иң өлкән кеше – Миннеямал апа Вәлиәхмәтова дога һәм хәер-фатихасы белән ачып җибәрде. Ә авыл китапханәсе китапханәчесе Гүзәлия Арсланова әлеге йорт горурлыгы булган җиһаз турында кызыклы тарихлар сөйләде. Шулай ук “Дару үләннәре белән танышыйк” дип исемләнгән күргәзмә һәм бу урамда туган, хәзергесе вакытта Дүртөйледә яшәүче Тәслия Әхмәтованың иҗатына багышланган күзәтү әзерләде. Тәслия Миңлегали кызы, үз чиратында, авылдашларын әлеге бәйрәм белән котлады һәм бу көнгә багышланган әсәрләрен укыды.
Оештыручылар – Айсылу һәм Фәткулла Бәхтигәрәевлар, Зәния һәм Рәсим Әхмәтгәрәевлар, Ирина һәм Илшат Гәрәевлар – бу бәйрәмне оештыру өчен күп көч куйган. Аларга урам халкы гына түгел, кунаклар да зур ярдәм күрсәтте. Кунакка килгән Ленар Яппаров баянда уйнады. Нинди халык бәйрәме баян һәм гармунсыз үтә ала соң?! Ирина Гәрәева пешергән аш һәм Фәткулла Бәхтигәрәев әзерләгән шашлык барлык катнашучылар күңеленә хуш килде.
Самавырлар кайнаган арада, халык Зәния Әхмәтгәрәева һәм Айсылу Бәхтигәрәева оештырган төрле уеннар уйнады, чара “герое” турында сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.
Бәйрәм өстәл артында дәвам итте. Очрашу вакытында барысы да “Кем күбрәк чәй исемнәрен атый?” “Кем тизрәк кайнар чәйне кашык белән эчеп бетерә?”, “Самавырның өлешләрен ата” кебек конкурсларда актив катнаштылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Риф Минсолтановның ат арбасы чарада мактаулы урын алды. Көчле ир-атлар аңа җигелделәр, балаларны утыртып, урамны әйләнделәр.
Иртәдән бу урамда музыка, җыр, гармун һәм баян көйләре яңгырады.
Олысы да, кечесе дә ял итте һәм уңай эмоцияләр алды.