Мөселман бәйрәмнәре арасында Корбан гаете аерым урын алып тора. Ид-Әл-Әдха гарәп теленнән “Корбан бәйрәме” буларак тәрҗемә ителә, Ураза гаетеннән соң җитмеш көн узгач билгеләп үтелә һәм өч-дүрт көн дәвам итә.
Иртә таңнан Ислам динен тотучылар мәчеткә дога кылырга бара, шул ук вакытта бәйрәм тәкбирен кабатлый. Аннан соң корбан чалу йоласы үткәрелә.
Мөселман гөреф-гадәтләрендә кешене Аллаһуга якынайткан барлык нәрсә дә Корбан дип атала, ә хайван чалу бу көнне Аллаһы Тәгаләгә рухи мөрәҗәгатьне күз алдында тота. Ярмәкәй авылы Җәмигъ мәчетенә Фидан хәзрәт Тимербаевның вәгазен ишетү өчен халык килгән иде. Намазга басып, йөз белән Мәккә ягына мөрәҗәгать итеп, мәхәллә кешеләре гыйбадәт кылдылар.
Элек-электән мөселманнар кунакчыллык белән аерылып торалар. Бу көннәрдә һәр мөэмин, мөмкин кадәр күбрәк кунак җыярга тырыша. Корбан итеннән моның өчен милли ризыклар әзерәү бик күңелле. Бер генә өстәл дә тәм-томсыз, камыр ризыклары, җиләк-җимешсез узмый.
Мәдәният сараеның иҗтимагый чаралар залында, мәгариф бүлеге, үзәкләштерелгән бухгалтерия, муниципаль район хакимияте, “Гаилә” хезмәте хатын-кыз хезмәткәрләре бәйрәм өстәлләрен бизәделәр. Ә кайнар ашларны Ярмәкәй мәктәбе пешекчеләре һәм авыл советы хезмәткәрләре әзерләгән иде.
Бәйрәмне үткәрүдә авыл хуҗалыгы предприя-тиеләре һәм шәхси эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәтте.
Ярмәкәй авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Нурислам Тимеров әйтүенчә, төрле милек формасындагы предприятие җитәкчеләренең, эшкуарларның берсе дә, нинди дин тотуларына карамастан, читтә калмады.
“Северная Нива” ЧҖО, Рузилә Вәлиева, Икромжон Наимов, Ренат Яниев аш пешерер өчен ит алып килгәннәр. Автосервис хуҗасы Идрис Зиннәтуллин хуш исле пылау пешергән, ә Җамалетдин Наботов, Азат Хәкимов һәм Бәләбәй элеваторы өстәлләргә яшелчә һәм җиләк-җимеш, яңа өлгергән икмәк һәм пироглар алып килгән.
Бәйрәмне Миргалим Вәлиәхмә-тов, Әбдешәкүр Мирзоматов, Ил-шат Фәткуллин, Сөнәгать Ильясов, Әлфис Котлыев һәм тагын дистәдән артык шәхси эшмәкәр лаеклы итеп үткәрүне финанс яктан тәэмин иттеләр.
Район хакимияте башлыгы Илшат Райманов, мәгълүмати-аналитик сектор мөдире Энҗе Шәфыйкова, район ветераннар советы рәисе Шамил Галимов барысын да бәйрәм белән котладылар.
Аш, чәй табыннары тәмамлан-ганнан соң, залда утыручылар исеменнән чараны оештыручы-ларга, иганәчеләргә бу тантана өчен Әминә апа Хәмидуллина рәхмәт белдерде. Бу көнне Иске Турай авылында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына һәм өлкәннәр йортында яшәүчеләргә күчтәнәчләр тапшырылды.
Рәсемнәрдә: Корбан көнендә.
Мансур АРСЛАНОВ фотолары.
Корбан гаетендә Рәтамак авылы мәчетендә кеше күп булды. Иң яхшы киемнәргә киенеп, халык бирегә иртәдән үк агылды. Төрле яшьтәге ир-атлар, хатын-кызлар – барысы да яхшы кәеф, изге ниятләр белән килделәр.
Бәйрәм вәгазе мәчеттә узды. Ә аннан мәхәллә халкы китапханәгә җыелды: яшәү турында сөйләштеләр, гаилә яңалыклары белән уртаклаштылар, бер-берсен котладылар, Корбан гаете турында вәгазь тыңладылар.
Өлкәннәр һәм балалар, аудиоязмаларны тыңлап, Корбан гаетенең килеп чыгу тарихы, шулай ук намаз турындагы әдәбият, дини темаларга караган башка китаплар белән таныштылар. Бәйрәм ашы мәдәният йорты фойесында узды.
Авыл муллалары Әсгать Кашапов һәм Вахит Хәсәнов катнашучыларны сәламләделәр, күмәк намазларның мөһимлеген билгеләп, бәйрәм белән котладылар, Корбан ашын оештыручыларга: корбан чалу тәкәсе өчен Гәрәев Илшат Җәүдәт улына, аш пешерүчеләр Зәримә Таһирова, Наил Хәбибуллин, Зөләлә Гыйльмановага рәхмәт белдерделәр. Авыл биләмәсе башлыгы Илнур Кәлимуллин, авыл ветераннар советы рәисе, китапханәче Гүзәлия Арсланова мәхәллә кешеләренә җылы теләкләрен җиткерделәр.
Төшке аштан соң, калган итне һәм сыйларны чарага килә алмаган ялгызларга, инвалидларга, ветераннарга өләштеләр.