Тирә-якта аны белмәгән малай булмагандыр. Студентлар, мәктәп укучыларының күбесе – егетләр, хәтта кызлар да җәйге каникулларда кирпеч заводына эшкә барган.
МСО, ул вакытта райондагы иң зур, иң хәлле оешмаларның берсендә, укучылар аена йөзәр сум эшләп алган. Әлеге эш рәтен белеп бетермәгән шаяннарны кирпеч җитештерү остасы Рим Шәмсетдин улы Шәйдуллин үз канаты астына алган. Нәкъ канаты астына. Чөнки ул чак ныгып килгән яшүсмерләрне кирпеч тотарга гына өйрәтмәгән, ә, беренче чиратта, аларда тәртип-лелек, эшкә карата җаваплы караш тәрбияләгән. Мастерга җитәкче, тәрбияче, укытучы гына түгел, психолог та булырга туры килгән. Чөнки коллектив күпчелек хатын-кызлардан торган. Өстәп заводка төзәтү эшләренә тарттырылган гражданнарны да китергәннәр. Мастер барысы белән уртак тел тапкан, каты һәм таләпчән булган, тәртипне барыннан өстен куйган. Чөнки җитештерү, теләсә нинди башка эш кебек үк, ялкаулыкны һәм җиңел карашны күтәрми, дигән фикергә инанган. Ә Рим Шәмсетдин улы, үзе әлбәттә, хезмәттәшләре һәм үсмерләр өчен үрнәк булган. Булачак БР Атказанган төзүчесе тракторлар бригадасы бригадирының сигез балалы гаиләсендә өченче булып дөньяга килгән. Кечкенәдән эшләп үскән. Сигезенче сыйныфтан соң егет ат караучы, аннары район дәваханәсенә эшче булып кергән. 9,10 сыйныфларны кичке мәктәпкә йөреп укыган, ләкин чыгарылыш имтиханнарына бармаган. “Мин эшләргә күнеккән, каләм тотып утыру миңа читен”, – дип карар куя үзенә Рим. Тиздән Ватанга хезмәт итәргә вакыт та җитә. Рим Шәйдуллин Украинада артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Арытаба комсомол юлламасы буенча Алтайга барып, механизаторлыкка укып кайта. Туган Ярмәкәенә кайткач МСОга урнаша һәм бу оешмага 44 ел гомерен багышлый. Аның чәчкә аткан чагы да, таралуынның да шаһите ул.
–Ике сменалап эшләдек. Иртәнге җидедән барып, төнгә каршы кайтып керә идем. Кырык ел эчендә, әлбәттә, төрлесе булды. Сөйли башласаң, китап җитмәс. Бергә эшләгән дусларымның инде күбесе якты дөньядан китеп бардылар, шуңа гына күңел сыкрый. Бергә хезмәт иткән 14 райондашымның да өчесе генә исән (барысын барлап, аралашып яши), – дип уртаклаша әңгәмәдәшем.
Хезмәт эшчәнлеге турында сүз йөрткәндә Рим Шәмсетдин улы аеруча горурлык белән партия эшен телгә ала. Халык теле белән әйткәндә “ата коммунист” профсоюзны алып бара, парторг, комсомол оешмасы сәркатибе була. Гаилә башлыгының партбилеты, башка бик күп мактау кәгазьләре Шәйдуллиннар өендә әле дә саклана.
Шушы көннәрдә Рим Шәмсетдин улы күркәм юбилеен – 80 яшен каршылый. Шушы озын, гел генә тигез бармаган гомер юлында аның белән кулга-кул тотынышып тугры тормыш иптәше атлый. Алсу яшьтәшләре кебек үк бер заман шулай заводка эшкә килә. Бу очрашудан алып ике йөрәк аерылышмый. Римнең сөйгәнен 11 сыйныфтан соң Яңа Шах авылына китапханәче итеп тәгаенлиләр һәм егет ике авыл арасы юлын биш ел буе таптый. Ниһаять, гүзәле район үзәгенә әйләнеп кайта һәм яшьләр туй уздырып, гаилә кора. Алсу Гомәр кызының хезмәт юлы китапханәчелек эше белән бәйле. Ул китапханәчедән башлап директорга җитә, 40 ел стажы бер. Агымдагы елда Шәйдуллиннар алтын туйларын билгелиләр. Бу матур гаиләдә кызлары Эльвира һәм уллары Эдуард үсә. Икесе дә күңелләренә килгән һөнәр үзләштереп, тормышта үз урыннарын тапканнар. Күптән түгел бәхетле әби-бабайның оныкчыклары дөньяга аваз салган.
Бүген юбиляр гадәттәгечә йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль – бакча, кош-корт. Һәрвакыт хәтсез мал асраганнар, гаилә башлыгы умартачылыкны аеруча якын күргән. Менә хәстәрлекле хуҗа үрдәкләрен саклап ашата, ә өйдә инде чәйгә беләнннәр дә өлгергән.