Исламбахты авылыннан Хатыйповларда кунакларны Артем һәм Влада каршы алды. Аларны тәрбиягә алган ата-аналары бу вакытта эштә иде. Гүзәл һәм Газинур Хатыйповлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер биш баланы үз канаты астына алганнар.
Артем Шмырев нәкъ менә безнең репортажның герое булып тора – ул да, безнең районнан башка 34 малай һәм кыз кебек үк, сәламәтлеге чикләнгән. Ә кунаклар – муниципаль район Советы депутатлары. Яңа уку елы алдыннан алар “Балаларга игелек” хәйрия акциясен башлап җибәр-деләр. Алар үз акчаларына мәктәп кирәк-яраклары җыелмасын сатып алып, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләк иттеләр.
Ярмәкәй, Тарказы, Ислам-бахты, Иске Сүлле, Рәтамак авыллары – депутатларның сәяхәт географиясе киң. Берничә көн дәвамында алар районның инвалид балалары булган гаиләләр яши торган барлык торак пунктларын колачладылар. Алар янына килгәч, депу-татлар малайлар һәм кызлар, аларның әти-әниләре белән әңгәмә корып, аларның теләкләрен тыңладылар һәм кайбер-ләрен игътибарга алдылар.
Сер түгел, андый гаилә-ләрнең проблемалары башкаларныкына караганда күбрәк. Әмма алар моң-суланырга һәм язмышка зарланырга күнекмәгән. Балалар да аларга охшаган. Артем һәм Влада, мәсәлән, хуҗалык буенча яхшы ярдәмчеләр. Тырыш умарта кортлары кебек, Хатый-повлар гаиләсенең һәрберсе файдалы эш белән мәшгуль. Мөгаен, шуңа күрәдер дә аларның ишек аллары күзне сөендерәдер.
Бу көнне танышкан барлык балалар да диярлек аралашуда ачык, игъти-барыбызга шатландылар. Менә Тарказы авылыннан Катя Очередько да кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Ул эшләгән кухнядан хуш исләр агыла – кыз төшке аш әзерли. Ул, әлбәттә, башка балалар кебек үк, бүләкләргә сөенде.
Мәктәп җыелмалары – балалар өчен шатлык, ә гаиләгә ярдәм, чөнки хәзерге вакытта баланы мәктәпкә җыю җиңел түгел.
– Без мәктәпкә һәр баланың бәхетле һәм әзерлекле баруын телибез. Аның белем алу өчен кирәкле бөтен нәрсәсе булсын, – дип ассызыклады депутат-лар.
Балаларга берничә бәхетле минут бүләк итү бик яхшы.
Мансур АРСЛАНОВ фотолары.