Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 сентябрь 2019, 11:20

Гел бергә – гомергә

Яшьләрдән гомернең бик тиз үтүе турында сүзләрне сирәк ишетәсең.

Яшьләрдән гомернең бик тиз үтүе турында сүзләрне сирәк ишетәсең. Аларга алда әле вакыт тулы бер гомер бар һәм һәрвакыт булачак кебек тоела. Өлкән яшьтәгеләр тормышның сизелми дә үтеп китәргә сәләтле гаҗәеп үзлеген билгели.
Туй – ул бик матур көн. Бу көн мәхәббәт, матурлык, янәшәдәге туганнар һәм дуслар белән тулы. Никахларын теркәгән парлар кулга кул тотынып шушы авыр тормыш юлын узганда тагын да матуррак. 50 ел тату гомер иткән бәхетле гаилә һәрвакыт соклану һәм хөрмәт уята.
Озакка сузылган никахлар хәзерге заманда сирәк күренешкә әверелеп бара. Озын гомер бергә яшәү – зур бәхет. Шуның белән бергә бу – бөек хезмәт. Шунысы куанычлы, безнең районда тату гаиләләр мисаллары бар, анда өлкәннәрне кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр, аларда гаилә традицияләре саклана, балалар тәрбияләүгә анда сакчыл һәм таләпчән карыйлар.
Агымдагы елда безнең районда сигез гаилә алтын, ә өчесе – бриллиант туйларын билгеләп үтәчәк.
Фәүзия Хикмәтулла кызы һәм Рәүф Хафиз улы Садыйковлар ярты гасыр бергә гомер кичергәннәр, бер-берсенә мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылыкларын исбатлыйлар.
Рәүф абый 1939 елның 25 ноябрендә туа. Рәтамак авылында җиде сыйныфны тәмамлый. 1959 елда, 18 яшь тулгач, армиягә алына. Өч ел Ижау шәһәрендә хезмәт итә. 1962 елда туган ягына әйләнеп кайта, биш ел тимерче булып эшли. 1968 елда машина йөртү хокукы алгач, 30 ел дәвамында, лаеклы ялга чыкканчы, Рә колхозында шофер булып эшли. Пенсиягә чыккач та, Рәүф абый өйдә утырмый, слесарь булып эшли, “Яхшы хезмәт өчен” Мактау грамотасы ала. Зират караучы да була. Фәүзия Хикмәтулла кызы да тумышы белән Рәтамак авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөре кооператив училищесын тәмамлый һәм бер ел Спартак авылында кооператив сәүдә бухгалтериясендә кассир булып эшли, шуннан соң туган авылына кайта һәм Рә колхозында үз һөнәре буенча эшен дәвам итә. Ул шулай ук кадрлар бүлеге секретаре да була. Үз һөнәре буенча 30 ел эшли һәм һәрвакыт алдынгылар рәтендә була.
Яшь пар ике ел дәвамында очрашып йөргәннән соң, 1969 елның июнендә үзләрен никах җепләре белән бәйли. Ике бала – ул һәм кызга гомер биргәннәр. Бүген алар дүрт оныкка бәхетле әби һәм бабай. Кызганычка каршы, улы Динар бүген алар янында юк инде. Кызы Флүзә югары белем ала. Бүгенге көндә ул хисапчы булып эшли. Ире Риф белән ул һәм кыз үстерәләр.
Шушы көннәрдә Рәтамак авыл клубында юбилярларны котладылар. Аларның тантанасына район ветераннар советы рәисе Шамил Галимов, авыл биләмәсе башлыгы Илнур Кәлимуллин, авыл ветераннар советы рәисе Гүзәлия Арсланова, балалары, оныклары, күршеләре һәм якыннары килгән иде. Шамил Хаҗи улы юбилярларны район хакимияте исеменнән котлады, бүләкләр һәм республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбированың котлауларын тапшырды. Аларга Нәзирә Сәфиуллина, Гүзәл Сөләйманова, Ләйсән Нәримбәтова, Фәнилә Гәрәева һәм Алсу Габдрахманова үзләренең музыкаль котлауларын бүләк иттеләр.
Әлбәттә, 50 ел бергә гомер итү дәверендә алар бербөтенгә әверелгәннәр: яраткан ир белән хатын, тату гаилә, бер-берсеннән озаккарак аерылып торсалар, күңелләрендә ниндидер бушлык тоялар.
Илле ел – озак вакыт, һәм ул бик тиз үтеп китте. Әмма тормышның бәхетле, якты мизгелләре генә хәтердә саклана.
Мәхәббәт, тугрылык. Алтын юбилярлар өчен алар гаилә тормышында ышанычлы таяныч булдылар. Юкка гына бу бәйрәмнең символы – алтын – мәңгелек һәм әһәмиятне символлаштыра торган кыйммәтле металл түгелдер!
Бу никахка кергән хәзерге яшьләргә үрнәк түгелме?
Тагын бер кат юбилярларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм гаилә җылысы, аларның бай тәҗрибәсен балалары, оныклары һәм оныкчыклары алсын иде дип телибез!
Илсинә ГАЛИМОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: