Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 сентябрь 2019, 11:23

“Кул эшләре — халкымның күңел бизәге”

Татар халкың тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган, буыннан буынга күчеп бара торган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бар.

Татар халкың тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган, буыннан буынга күчеп бара торган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бар. Тирән эзләр булып халкым үткән юл, аның яшәеше тарихта урын алган. Ләкин аларның кайберләре заманалар үзгәрү белән онытылып бара. Абдулкәрим авылының Туган якны өйрәнү музеенда “Кул эшләре — халкымның күңел бизәге” дип аталган тарих сәгате үтте.
Чараны алып баручы китапханәче Әлфия Рәфыйкова ата-бабалары-бызның борынгы көнкүреше, аларның тормыш кәсебе турында сөйләп, онытылып барган кул эшләренә тукталып үтте. Бу эш төрләре әби-бабаларыбыздан калган мирас: йон эрләү, тетү, мамык аялау, кисәкләп тегү (лоскутная). Ул кара көз җитеп, җиргә кар төшкәч башлана торган булган. Гадәттә кич утырып, өмә белән башкарылган. Хуҗа кеше алдан ук тәм-томнар әзерләгән. Өмәгә күрше-күлән, дус-ишләр чакырылган. Бергәләп җыелгач күмәк эш башлана: кемдер йон яза, кемдер эрли, кемдер йомгак чорный, кемдер бәйли. Эшне бүлешеп эшлиләр. Ә инде күңел күтәренкелеге өчен, болар барысы да уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп бара.
“Тарих тәгәрмәче” түгәрәге агъза-лары чарага килүчеләргә йон эрләп, мамык аяклап, җеп катып күрсәтте-ләр. Наилә Ханнанова лоскутлардан әзерләгән юрган, урындык япмаларын алып килгән, аларны эшләү тәртибе белән таныштырды һәм үткән гасырның 50-60 еллар тирәсендә хатын-кызлар яратып кигән резина ботыйны авылыбыз музеена бүләк итте. Чара барышында мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Бергәләшеп борынгы җырлар җырланды. Фаиз Бадыйкшин һәм Фәнүр Гыйльманов чарага дәрт өстәп татар халык җырларын башкардылар. Бирегә килүчеләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, ата-бабалары-бызның һөнәрләрен искә төшерү чараларын ешрак үткәрүне сорады-лар, оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.
Халкыбызның гүзәл бәйрәмнәре һәм күркәм гадәтләре бүген дә авылы-бызның даны булсын. Үткәннәрне киләчәккә бәйләп, халкыбызның борынгы сәнгатьләрен онытмыйк.
Зилә Зарипова.
Читайте нас: