Гадәти булмаган җылы көзге көннәрнең берсендә район Мәдәният сараенда үзенчәлекле балалар өчен Көзге бал үткәрелде. Учреждение хезмәткәрләре алар өчен күңел ачу программасы әзерләгәннәр, ә “Чишмәкәй” балалар Үрнәк театры ар-тистлары тамашачылар игътибарына мавыктыргыч әкияти күренеш тәкъдим иттеләр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Мәдәният сараенда нәкъ менә үзенчәлекле балалар өчен мондый чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Бу очрашулар балаларга да, оештыручыларга да бик ошый.
Алар бергә җыелганда моңсулык, моң-зарлар юкка чыга кебек. Ә җылы атмосферада дуслык һәм аңлау чагыла, күңелле көлү һәм алкышлар яңгырый.
Сүз уңаеннан, мондый балалар һәм аларның әти-әниләре теркәл-гән “Ана һәм бала” ширкәтенә декабрь башында бер ел була. Зур тату гаилә әгъзалары беренче туган көненә әзерлекне башлады инде. Мөгаен, бу көнне балалар бөтен матурлыкларын, осталыкларын күрсәтерләр. Чөнки алар бик сәләтле. Алар – үзенчәлекле.