Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 ноябрь 2019, 18:45

Актив хатын-кызлар хөрмәтләнде

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай йортында парламент рәисе Константин Толкачев депутат хатын-кызлар белән очрашты

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай йортында парламент рәисе Константин Толкачев депутат хатын-кызлар белән очрашты. Әниләр көне алдыннан оештырылган чарада Дәүләт Җыелышы депутат хатын-кызлары, республиканың барлык шәһәр һәм районнары депутат корпуслары вәкилләре катнашты.
Чараны ачып, Константин Толкачев республика хатын-кызларының актив иҗтимагый позициядә торуларын, аның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
– Мин ышанам, депутат хатын-кызларның, иҗтимагый оешмала-рының актив катнашыннан башка Башкортстан үсешенең мөһим мәсьәләләрен уңышлы хәл итүне күз алдына да китереп булмый, – диде парламент рәисе. – Сез сайлаучылар мәнфәгатьләрен кайгыртасыз, торак пунктларның иҗтимагый тормышына актив җәлеп ителдегез. Тәҗрибә күр-сәткәнчә, хатын-кызлар диплома-тиясе кайчагында күп кенә җитди башлангычларның уңышына нигез булып тора.
Парламент рәисе республикада милли проектларны гамәлгә ашыру буенча конкрет мисаллар турында сөйләде. Бу тема буенча очрашуда катнашучылар алдында БР Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова, БР Сәламәт-лек саклау министры Максим Забелин, БР Мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хажин, БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урын-басары Юрий Мельников, ә шулай ук республиканың хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады.
Константин Толкачев республика шәһәр һәм район Советла-рының берничә чакырылыш депутатларына җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәннәре һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Парламент спикеры очрашуда катнашучыларны һәм хатын-кызларны якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады.
Әлеге чарада 2 нче санлы бер мандатлы сайлау округы буенча Ярмәкәй районы Советы депутаты, муници-паль район Советы рәисе урынбасары Вахитова Венера Илдус кызы катнашты. Аңа шулай ук Рәхмәт хаты тапшырылды.
Читайте нас: