Барлык яңалыклар
Общество
27 гыйнвар 2017, 14:48

Кар да, җил дә...

Кышкы спорт сезоны ачылуына багышланган район чаңгы ярышы катнашучылары өчен кар һәм җил әллә ни кыенлык тудырмады.

Бу юлы чара оештыручысы – балалар спорт мәктәбе чаңгы эзен “Чишмәкәй” лагере тирәсендә салды. Белүебезчә, анда озын үрләр текә ярлар белән алышына. Әйткәндә, трасса үтү өчен шактый кыен. Нәкъ шушындый трасса спортчының үз көчен дөрес бүлә белү күнекмәләрен ачыклый, балаларның мондый рельеф буенча йөрү осталыкларын арттыра.

Бу ярышларда үткәрүчеләр яңа техника иңдерде-ләр – электрон табло.

Яшь спортчылар, бер-бер артлы тезелеп, судьялар катнашлыгыннан тыш, электрон старт бирүче сигналы буенча һәр утыз секунд саен карлы трассага чыктылар.

Алты яшь категориясенә караган кызлар һәм малайлар ике, өч һәм биш километр озынлыктагы ара үтеп, ярышны уңышлы тәмамладылар. Ярмәкәй мәктәбе укучысы Линар Зарипов “бишлене” бары унтугыз ярым минут эчендә очып үтте һәм пьедесталның лаеклы иң югары баскычына менде. Бик азга аңардан иптәше Айдар Тимеров калышты, ә Суккул егете Василий Трофимов өченче урынга чыкты.

Өч километрлы дистанциядә ике яшь төркем малайлары арасында да беренчелек өчен ярыш бик кызу булды. Монда кече төркемдә призерлар итеп Илнар Шәяхмәтов (Усман Ташлы авылы), Николай Петряев һәм Кирил Головин (Суккул) танылды, өлкән төркемдә – яланчишмәлеләр Данил Федоров (беренче урын) һәм Антон Павлов (өченче урын). Икенче күрсәткеч – Исламбахтыдан Илназ Сәхибгәрәевта.

Кызлар арасында ике һәм өч километрлы дистанцияләрдә медальләргә Ләйсән Әхмәтгәрәева (Ярмәкәй), Лиана Илларионова (Ялан Чишмә), Дарья Аникина (Спартак), Полина Петрова (Ялан Чишмә), Диана Баранова (Түбән Олы Елга), Евгения Аникина (Спартак) лаек булдылар. Зуррак кызлардан – Александра Киргизова (Суккул), Элина Фәттахова һәм Алина Кадыйрова (Ярмәкәй). Алар барысы Мактаулы грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Ә соңыннан спортчыларны сәламәтләндерү лагере ашханәсендә кайнар чәй көтте.


Рәсемнәрдә: стартка кадәр берничә секунд; трассада; призерлар командалар җитәкчеләре белән.

Автор фотолары.

Читайте нас: