Барлык яңалыклар
Общество
29 август 2018, 12:56

Сөт өлкәсендә уңышлар

Бүген авыл хуҗалыгы продук-циясенең гомуми күләменең өчтән ике өлешен шәхси хуҗа-лыклар җитештерә. Аларның кооперациясе өчен шартлар тудырырга, сатып алу, җитеш-тергән продукцияне саклау, эшкәртү һәм сату системасын төзергә кирәк...”, – дип басым ясады регион Башлыгы Рөстәм Хәмитов БР Дәүләт җыелышы -Корылтаена еллык Юллама-сында.

Халыктан сөт җыю буенча безнең район һәрвакыт алдынгылар рәтендә торды. Әле шәхси хуҗалыкларда 6500 баш эре мөгезле мал исәпләнә, шуларның 2650се – сыер. Кайберәүләр бишәр, алтышар савым сыеры асрый, чөнки сөт җыю районда җиренә җиткереп оештырылган. Көн саен 22 сөт җыючы үз маршруты буенча авылларны йөреп чыга һәм продукцияне Бәләбәй сөт комбинатына җибәрә. Кешеләр мондый хезмәттәшлеккә теләп бара, чөнки акчасын төгәл билгеләнгән вакытта алалар, ә авыл өчен бу үзенә күрә әйбәт керем. Бүгенгесе көндә Исламбахты авылында гына сөт җыючы юк. Ә Спартак һәм Пионер-скийда ырынбур җыючысы Иван Незналов йөри.

Яңа ел алдыннан район хакимия-тенең кече залында иң яхшы сөт җыючылар һәм сөт тапшыручы-ларны хөрмәтләү чарасы узды. Иң яхшы сөт җыючылар дип Суккул авыл биләмәсе Советыннан Михаил Никитин һәм Рәтамак авыл Советыннан Фәнис Зиязетдинов табылды.

Михаил Андреевич бу өлкәдә инде егерме елдан артык тырыша. Биш авылны тәэмин итә. Әлбәттә, мондый зур эшне башкару тормыш иптәше Нина Викторовна ярдәменнән башка мөмкин түгел. Алар Бәләбәй сөт комбинатына 321 тонна сөт тапшырды.
Фәнис Зиязетдинов халыктан 334 тонна продукция җыеп алган. Бу узган елга караганда, 17 т күбрәк. Рәтамакта кешеләр малларын бетерми, киресенчә, арттыра – 2-3 сыер тоталар. Җәен маллар дүрт көтүгә йөри. Икенче урында 184 тонна җыйган Иван Незналов, Ярмәкәй авыл Советыннан Шәүкәт Хәмидул-линда 176 тонна.

Чарада катнашучыларны район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Әхияр Ханнанов сәламләде. Ел нәтиҗәләре белән “Бәләбәй “Мактау билгесе” ордены сөт комбинаты” ААҖ чимал әзерләү бүлеге башлыгы Александр Головин таныштырды. Аның сүзе буенча, 2016 ел эчендә районның шәхси хуҗалык-ларыннан 23 млн 724 мең сумлык 1869 тонна сөт җыеп алынды. Шулай ук оешма чимал әзерләүчеләрнең хезмәтенә лаеклы хак түләп кенә калмый (бер литр сөт өчен – 1 сум), ә хезмәт шартларын да яхшырта, дип басым ясады Александр Николаевич. Ягу-майлау мате-риаллары бирелә, автомобиль арендасы өчен түли, сөт җыю өчен машина сатып алырга акча займнары бирә, суыткыч куя.

Елның иң актив сөт тапшыручысы дип Суккулдан Кривошапкиннар гаиләсе билгеләнде. Алар Бәләбәй сөт комбинатына 15 тонна чимал тапшырган. Светлана Витальевна әйтүенчә, “зур сөт” вакытында гаиләнең кереме 40 мең сум тәшкил итә, кышын – 5-6 мең сум. Икенче урында Рәтамактан Рүзил Нәсибуллин, Күпчәнәйдән Сергей Михайловта – өченче күрсәткеч.

Эшләрендә югары казанышлары өчен районның иң яхшы сөт җыючылары һәм тапшыручылары сөт комбинатының Мактаулы грамота-лары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.


Белешмә өчен:
Бүгенгесе көндә 1 литр сөт бәясе 14 сум тәшкил итә. Майлылык исәбе белән – 18 сум.


Автор фотосы.
Читайте нас: