Новости
22 Июня , 11:55

Авыл хастаханәсен сайлаган

Моннан дүрт ел элек Ярмәкәй район үзәк хастаханәсенә яңа хирург – Акромат Висхаевич Евлоев килгән иде.

Авыл хастаханәсен сайлаганАвыл хастаханәсен сайлаган
Авыл хастаханәсен сайлаган

Зур булмаган торак пунктларда яшь белгечнең килүе – һәрвакыт зур вакыйга. Халык гадәти булмаган исемле табибның кайдан булуы һәм аңардан нәрсә көтәргә икәнлеге белән бик кызыксынды. Бүген пациентлар Акромат Висхаевичка тирән хөрмәт һәм ышаныч белән карый. Ул үзен компетентлы табиб буларак кына түгел, сизгер, игътибарлы һәм әдәпле кеше буларак та танытты.

Акромат Евлоев тумышы белән Ингушетиядән. Аның һөнәр сайлавы гаиләсе белән тыгыз бәйләнгән. Әнисе кечкенәдән үк аңа хирург булырга кирәк дигән уй тудыра: бу аның тормышка ашмаган үз хыялы була (әтисе аның бу омтылышын хупламый, һәм ул үзенең теләген олы улына җиткерә).

Евлоевлар – гади эшче гаилә: әнисе Ләйлә Руслан кызы кибеттә администратор булып эшли, әтисе Висха Мовлиевич эретеп ябыштыручы. Акроматның тагын ике апасы һәм бер энесе бар. Булачак һөнәр турындагы мәсьәлә егет алдында тормый диярлек – әнисенең хыялы аңына ныклап кереп утырган.

Ингушетия Сәламәтлек саклау министрлыгының максатчан юнәлеше буенча Акромат Новгород дәүләт университетының медицина белеме институтына укырга керә. Алты ел уку сизелмичә генә үтеп китә. Ординатура алдыннан белгечлекне сайларга кирәк була. Башта егет травматологиягә тартылган, ләкин буш урыннар булмаган – шулай итеп ул хирургияне сайлаган.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң Акромат Висхаевич Ингушетиягә кайтырга тиеш була, ләкин аңа сайлау иреге бирәләр. Ул Башкортстанга китәргә карар итә. Ике ел ординатураны Г.Г.Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә уза, анда булачак хирург нигездә катлаулы операцияләрдә ассистентлык итә.

Беренче  мөстәкыйль операциясен – сукыр эчәгесен алуны – Акромат Октябрьский хастаханәсендә уздырган. Анда ул курсташы белән бергә килгән: икәү, кем әйтмешли, күңеллерәк. Октябрьскийда өч ел эшләү аның өчен актив тәҗрибә туплау вакыты була.

Бервакыт Акромат Ярмәкәй район хастаханәсенә хирург кирәклеген белә. Шәһәр кешесе булуына һәм авыл тормышы тәҗрибәсе булмавына карамастан, аңа үз көчен яңа шартларда сынап карау кызык була башлый. Районның инфраструктурасы һәм эре шәһәрләргә якынлыгы кебек гамәли фикерләр дә мөһим роль уйный.

Ул вакытка Акромат гаилә корган була инде. Хатыны Зәлинә Хазби кызы белән ул мәктәп эскәмиясеннән үк таныш, алар институтны тәмамлагач өйләнешкән. Зәлинә – башлангыч сыйныф укытучысы, әмма әлегә эшләми: ир белән хатын уллары Сәлимне тәрбиялиләр. Малайга биш яшь, ул аеруча игътибар һәм хәстәрлек таләп итә торган үзенчәлекле бала.

Ярмәкәйгә күчкәч, Евлоевлар гаиләсенә ведоство фатиры бирелә. Акромат Висхаевич тиз арада коллективка кереп китә һәм яңа яшәү урынының өстенлекләрен: шаккатыргыч табигатьне, алга киткән инфраструктураны (барысы да бер адымда гына барып җитәрлек), яхшы күңелле һәм ачык кешеләрне, шулай ук җитәкчелек һәм хезмәттәшләренең сизелерлек ярдәмен лаеклы бәяли. Район хастаханәсендә хирург булып эшләгәндә аны күп бурычлар көтә: пациентлар белән стационарда эшләү, җирле анестезия белән операцияләр ясау, пункцияләр һәм лапароцентез (сыеклыкны чыгару яки дарулар кертү өчен корсак куышлыгын пункцияләү), атнага өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә поликлиникада кабул итү, шулай ук кизү тору.

Һөнәри яну турындагы сорауга Акромат Висхаевич дөресен әйтә: аеруча авыр көннәрдән соң кайвакыт медицинаны калдыру фикере туа. Ләкин яхшы ялдан соң тормышка караш үзгәрә – һәм яңадан аның матур булуы ачыклана.

Буш вакытын табиб актив үткәрә: кичләрен велосипедта йөри, балык тоту турында уйлый – әлегә бу дәреснең нечкәлекләрен өйрәнә, хастаханә командасы составында спорт чараларында катнаша.

Ярмәкәйдә дүрт ел яшәгәннән соң Акромат Висхаевич күченү турындагы куркуларының юкка булуын аңлый. Ул үз урынын тапты, хезмәттәшләренең ярдәмен һәм пациентларның танылуын алды. Кайвакыт иң кыю карарлар бәхетле нәтиҗәләргә китерә.

Авыл хастаханәсен сайлаган
Авыл хастаханәсен сайлаган
Автор:Надежда Попова
Читайте нас