Новости
24 Июня , 04:35

Балалы гаиләләргә яңа түләүне ничек алырга?

 Республикада гаилә түләве алуга гаризалар кабул ителә башлады. Бу ─ ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналарга социаль ярдәмнең яңа чарасы. Түләүне елга бер тапкыр билгелиләр, гаризаны 1 октябрьгә кадәр бирергә кирәк.

Балалы гаиләләргә яңа түләүне ничек алырга?Балалы гаиләләргә яңа түләүне ничек алырга?
Балалы гаиләләргә яңа түләүне ничек алырга?

Бу нинди түләү?

Гаилә салым түләве ─ ул түләнгән керем салымының (НДФЛ) бер өлешен кайтару, шуңа күрә аны еш кына салым кешбэгы дип атыйлар. Ягъни аз керемле гаиләләр өчен дәүләт НДФЛ ставкасын 13 проценттан 6 процентка кадәр киметә, ә мәгълүматларны тикшергәннән соң, 7 процент аерманы бюджеттан бер мәртәбә түләү юлы белән кире кайтара. Түләүне Русиянең Социаль фонды билгели.

Кемнәр ярдәмгә дәгъва итә ала?

Яңа ярдәм чарасына 18 яшькә кадәр, әгәр балалар уку йортында көндезге бүлектә укыса, 23 яшькә кадәр ике, яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче, рәсми рәвештә эшләүче ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр исәп тота ала. Түләү атага да, анага да аерым билгеләнә. Ата-аналарның никахта булу-булмавы мөһим түгел. Иң мөһиме ─ ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителмәгән булу һәм алимент буенча бурыч булмау.

Әгәр сез 2026 елда гариза бирәсез икән, 2025 елга гомум гаилә керемнәрен исәпкә алачаклар. Бу чорда гаиләнең җан башына уртача кереме 1,5 төбәк яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Узган елда Башкортстанда яшәү минимумы 15782 сум тәшкил итте. Ягъни, еллык керемне 12 айга һәм гаиләнең һәр әгъзасына бүлгәч, һәрберсенә 23673 сумнан да артмаска тиеш.

Милек буенча шартлар нинди?

Түләү шартлары буенча гаилә һәр төрдәге берәр күчемсез милек объектына: фатир, йорт, дача, гараж һәм җир участогы — ия булырга мөмкин, мәйдан буенча чикләүләр юк. Әгәр объектлар берничә булса, лимитлар бар: фатирларның гомум мәйданы ─ гаиләдәге бер кешегә 24 квадрат метрдан, йортларның мәйданы — бер кешегә 40 квадрат метрдан, ә җир участокларының гомум мәйданы ─ шәһәр җирендә 0,25 гектардан яисә авылда 1 гектардан артмаска тиеш. Бер автомобиль, моторлы көймә, трактор яки башка төр үзйөрешле техника булырга мөмкин. Әгәр гаилә күпбалалы, яисә гаилә әгъзасы инвалид, яки автомобиль социаль ярдәм чарасы сыйфатында алынган икән, социаль ярдәм алучы гаиләдә икешәр бер типтагы транспорт чарасы булырга мөмкин.

Түләү ничек исәпләнә?

Һәр ата-ана өчен түләү күләме шәхсән исәпләнә, ул түләнгән НДФЛга бәйле. Шулай ук, хезмәт хакы, премияләр, ел дәвамында булган башка даими түләүләр исәпкә алына.

Мәсәлән, узган елда ана, гомумән алганда, 700 мең сум акча эшләгән. Аның НДФЛ ставкасы ─13 процент, димәк, керемнән тотылган салым 91 мең сум тәшкил итә. 6 процент ставка булганда салым күләме 42 мең сум тәшкил итәр иде. Ана түләүне рәсмиләштерә икән, 49 мең сум аерма алачак (91000 ─ 42000=49000).

Әйткәндәй, ата, яки ананың ел дәвамында ничә ай эшләве мөһим түгел.  Хәтта аннан НДФЛны бер ай өчен тотып калган булсалар да, аерманы барыбер кайтарачаклар. Ә менә алдагы ел буена ана, мәсәлән, декретта булып, НДФЛ түләмәгән икән, аның түләү алырга да хокукы   юк.

Гаризаны кайчан бирергә мөмкин?

Быел түләү алуга гаризалар 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.  Киләсе елдан башлап гаризалар бирү вакыты майдан октябрьгә кадәр билгеләнгән. Шуны истә тотыгыз ─ салым кешбэгын алуга хокукны автомат рәвештә озайтмыйлар, аны ел саен яңадан расларга кирәк булачак.

Түләүне ничек рәсмиләштерергә?

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре, Күпфункцияле үзәк аша, яки шәхсән Русия Социаль фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин. Тикшерү өчен ун эш көне каралган, әмма кайбер очракларда ул 30 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Уңай җавап алганнан соң түләү биш эш көне эчендә исәпкә күчәчәк.

Сораулар калдымы?

- Сорауны «Дәүләт хезмәтләре» порталында бирегез

- Бердәм контакт-үзәккә шалтыратыгыз: 8-800-100-00-01. Шалтырату бушлай, эш графигы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 ─18.00 сәгатьләрдә, җомга көнне 9.00дән 16.45 сәгатькә кадәр.

 

Бу ─ мөһим!

Яңа дәүләт ярдәме гамәлгә керү белән мошенниклар да активлашты. Алар үзләрен дәүләт органнары хезмәткәрләре дип таныштыра, акчага түләүне рәсмиләштерүдә ярдәм тәкъдим итә. Таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез, банк картасы мәгълүматларын, кодларны, парольләрне хәбәр итмәгез. Әгәр шикле шалтырату булса,  трубканы куегыз һәм мөстәкыйль рәвештә рәсми сайттагы номер буенча ведомствога шалтыратыгыз.

 

Түләү нинди шартларда хупланачак?

  • ата-ананың 18 яшькә кадәр (әгәр бала көндезге бүлектә укыса, 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан күбрәк баласы бар;
  • ата-ана рәсми рәвештә эшли һәм 13 процент ставка белән НДФЛ түли (бу салымны алар эшләгән предприятие бухгалтериясе түли);
  • гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан артмый (2025 елда Башкортстанда бу күрсәткеч бер кешегә 23673 сум тәшкил итте);
  • ата-ана һәм балалар ─ Русия гражданнары һәм даими рәвештә илдә яшиләр;

  ата-ананың алимент буенча бурычлары ю

Балалы гаиләләргә яңа түләүне ничек алырга?
Балалы гаиләләргә яңа түләүне ничек алырга?
Автор:
Читайте нас