

Җирле амбулатория янында һәм коридорларында иртәдән бирле җанлылык хөкем сөрде. Бик күп кеше – җирле халык та, Пионерский, Урта Карамалы һәм Түбән Карамалы авылларыннан килүчеләр дә – медицина ярдәме алу һәм өйдән ерак түгел тикшеренү узу өчен уңайлы мөмкинлектән файдалану өчен җыелды. Кабинетларда тиешле анализлар тапшырырга, шулай ук тар белгечләр – терапевт, невролог, хирург, эндокринолог, отоларинголог һәм гинекологка кабул итүгә эләгергә мөмкин иде. Урамда мобиль комплекслар: офтальмология үзәге машиналары, шулай ук флюорограф һәм маммография эшләде. Бу көнне барлыгы кырыктан артык кеше тикшерелде. Амбулатория шәфкать туташлары Розалия Саттарова һәм Валентина Кашкирова авыл халкына кирәкле ярдәм күрсәтте. “Сәламәтлек поезды” маршрутын дәвам итте: 1 июльдә ул Тарказы авылында, 2 июльдә Суккулда, ә бүген Иске Сүлледә булды. Чираттагы сәфәр 6 июльгә Иске Турай авылына планлаштырылган.