Новости
3 Июля , 04:35

Башкортстанның кайсы районында иң яхшы кымыз җитештерәләр

Традицион кымыз җитештерүдә Әлшәй районы лидер булды, ә махсуслаштырылган кымыз эчемлекләре категориясендә – Ярмәкәй районы.

Башкортстанның кайсы районында иң яхшы кымыз җитештерәләрБашкортстанның кайсы районында иң яхшы кымыз җитештерәләр
Башкортстанның кайсы районында иң яхшы кымыз җитештерәләр

Башкорт дәүләт аграр университеты базасында Кымыз һәм башка әче сөт продуктларының II республика конкурсы тәмамланды. Чара БР Башлыгының “Башкорт аты” халыкара башкорт токымлы атлар фестивален уздыру турындагы указын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Аның максаты – иң яхшы осталарны ачыклау гына түгел, тәҗрибә уртаклашу, кымыз һөнәрен популярлаштыру һәм халыкның традицион эчемлеккә кызыксынуын арттыру. Быел чараның масштабы артты: бәйгегә республиканың 12 районыннан 25 җитештерүчедән 30 гариза килде (чагыштыру өчен, узган ел 10 районнан 20 катнашучыдан 29 гариза бирелгән иде). Продукциягә БР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов җитәкчелегендәге эксперт жюри бәя бирде. Комиссия составына авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ветеринария буенча дәүләт комитеты, Роспотребнадзор, стандартлаштыру һәм метрология үзәге вәкилләре, шулай ук “Башкорт аты” фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы галимтехнологлары һәм экспертлары керде. Максималь объективлыкны тәэмин итү өчен, дегустация яшерен рәвештә үткәрелде: экспертлар номерлар белән шифрланган аноним үрнәкләрне бәяләде. Критерийлар булып органолептик күрсәткечләр – тәм, төс, ис һәм консистенция тора. Параллель рәвештә продукциянең дәүләт стандартларына (ГОСТ, ТУ, СТО) туры килүен раслый торган документлар тикшерелде. Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнде: “Натураль Башкорт кымызы”: беренче урын – “Мостафин Нәфис Мөбарәк улы” КФХ (Әлшәй районы); икенче урын – “Гарифуллин Азат Хәсән улы” КФХ (Әлшәй районы); өченче урын – “Экопродукт” (Баймак районы) һәм “УралАгро” җәмгыятләре (Уфа районы). “Өстәлмәле әче сөтле эчемлекләр”: “Гаджиев Зөбәер Али улы” КФХ (Ярмәкәй районы); “Экопродукт”, “Толпар” хуҗалыклары (Баймак районы). “Кымызлы эчемлек”: беренче урын – “Гаджиев Зөбәер Али улы” КФХ (Ярмәкәй районы); икенче урын – “Экопродукт” җәмгыяте (Баймак районы). Бүләкләү 2026 елның 28 августында “Сөт иле” фестивалендә була. Оештыручылар: БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, БашДАУ, “Башкорт аты” фәнни-тикшеренү институты.

Башкортстанның кайсы районында иң яхшы кымыз җитештерәләр
Башкортстанның кайсы районында иң яхшы кымыз җитештерәләр
Башкортстанның кайсы районында иң яхшы кымыз җитештерәләр
Башкортстанның кайсы районында иң яхшы кымыз җитештерәләр
Башкортстанның кайсы районында иң яхшы кымыз җитештерәләр
Автор:
Читайте нас