Новости
6 Июля , 10:35

Кешеләрнең ни өчен суда батуы турында тугыз төп уйдырма

Суда хәвефсезлек турындагы иң популяр ялгыш фикерләр, үзеңне һәм балаларны коткару өчен, чыннан да, нәрсәләрне белергә кирәклеге турында бәян итәбез.

Кешеләрнең ни өчен суда батуы турында тугыз төп уйдырмаКешеләрнең ни өчен суда батуы турында тугыз төп уйдырма
Кешеләрнең ни өчен суда батуы турында тугыз төп уйдырма
  1. УЙДЫРМА: «МИН ЯХШЫ ЙӨЗӘМ, ШУҢА КҮРӘ МИНЕМ БЕЛӘН БЕРНИ ДӘ БУЛМАЯЧАК»

Бу иң нык куркыныч белән янаган ялгыш фикер, чөнки көчеңә артык ышану үз-үзеңне саклау инстинктын юкка чыгара. Баткан өлкәннәрнең 90 проценты чынлыкта йөзә белгән, әмма үз көчләрен артык бәяләгән, куелган чик артына йөзеп чыккан, су температурасын исәпкә алмаган, яки агымны җиңә алмаган.

Чынлыкта ничек:

Яхшы йөзүче — ул үзенең чикләрен белүче. Арыганлык, көзән җыеру, салкын су яки дулкын бәрелү теләсә кайсы чемпионны да сафтан чыгарырга мөмкин, шуңа күрә һәрвакыт уяу булырга кирәк. Җиһазландырылган пляжларда гына су коеныгыз, анда һәрвакыт гадәттән тыш хәл очрагында ярдәм итәчәк коткаручылар кизү тора.

  1. УЙДЫРМА: «БАТЫП БАРУЧЫ КЕШЕ КЫЧКЫРА ҺӘМ КУЛЛАРЫН БОЛГЫЙ»

Кинода шулай күрсәтәләр, ләкин бу, кызганычка каршы, дөрес түгел. Чынлыкта кеше  суга бөтенләй тавышсыз бата. Аның кычкырырга көче юк, чөнки организмның барлык көче сулыш алуга  юнәлтелгән.

Чынлыкта ничек:

Кеше тиз һәм тыныч бата. Билгеләре:

  1. Башы артка ташланган, авызы бер су астына китә, бер өскә калка.
  2. Кул хәрәкәтләре инстинктив — ул селтәнергә түгел, ә судан этелергә тырыша.
  3. Карашы пыяла төсле, буш, күзләренә чәчләре төшкән.
  4. Гәүдәсе вертикаль, хәрәкәтләре зәгыйфь, әйтерсең лә ул бау баскычтан үрмәли.
  5. УЙДЫРМА: «КАБАРТЫЛГАН ТҮГӘРӘК, МАТРАС, ЯКИ ҖИҢСӘЛӘР ГОМЕРНЕ САКЛАП КАЛАЧАК»

Болар ─ уенчыклар, коткару чаралары түгел. Кешеләр аларга артык ышана һәм матрасларда тирәнгә йөзеп керә.

Чынлыкта ничек:

Җил һәм җиңел агым кабартылган матрасны санаулы минутлар эчендә эчкә алып кереп китәргә сәләтле. Җиңсәләр кигән бала башы белән аска таба борылырга һәм тончыгырга мөмкин. Әгәр сезгә страховка чаралары кирәк икән, бары тик сертификатлаштырылган коткару жилетын гына кулланыгыз. Кеше аңсыз хәлдә булса да, ул аның башын су өстендә тота.

  1. УЙДЫРМА: «ӘГӘР АЯКНЫ КӨЗӘН ҖЫЕРСА, ТАБАННЫ ТУРАЙТЫРГА ГЫНА КИРӘК»

«Аяк табанын үзеңә тартырга» дигән киңәш файдалы була ала, ләкин кешеләр төп нәрсәне ─ паника турында оныта. Көзән җыеру кискен авырту һәм курку китереп чыгара, кешенең коты оча, ул су йота һәм хәлне контрольдә тотмый башлый. Спазмда булган бер мускул ─ һәм оста йөзүче дә су төбенә китә.

Чынлыкта ничек:

Тәү чиратта аркагызга әйләнегез. Сез көзән җыеруга каршы, көчегезне әрәм итеп, вертикаль рәвештә көрәшергә тиеш түгел. Чалкан ятканда тын алырга мөмкин. Авыртуга карамастан, кискен рәвештә аяк табанын эләктереп алыгыз да үзегезгә тартыгыз. Шундый ысул да бар: спазм урыныннан югарырак аяк мускулын нык итеп чеметегез, яки тырнак белән төртегез. Мондый очрак өчен йөзү костюмына кечкенә булавка беркетә аласыз. Игътибарны читкә юнәлтүче авырту сигналы еш кына мускулны йомшарырга мәҗбүр итә. Иң мөһиме ─ һава запасын саклагыз һәм ярдәмгә чакырырга оялмагыз.

  1. УЙДЫРМА: «АЛКОГОЛЬ ҖЫЛЫНЫРГА ЯРДӘМ ИТӘ ҺӘМ СУ КОЕНУНЫ КҮҢЕЛЛЕРӘК ИТӘ»

Алкоголь Русиядә өлкәннәр арасында судагы үлемнәрнең 80 процентына сәбәпче булып тора.

Чынлыкта ничек:

Эчкән кеше өшеми, аның координациясе бозылган һәм ул  бөтенләй курыкмый. Ләкин еш кына эчкән кеше бөтенләй башка сәбәп аркасында бата. Алкогольдән кан тамырлары киңәя, ә суга кергәч, кискен тарая һәм юка урында шартлый. Әйткәндәй, бу аек кешеләр өчен дә куркыныч. Шуңа күрә, кояшта кызынгач, суга акрынлап керергә ─ башта тездән, бераз басып торырга, аннары билдән керергә, сөртенергә һәм аннары инде чумарга да мөмкин.

  1. УЙДЫРМА: «РУСИЯДӘ АКУЛАЛАР ЮК, ДИМӘК, БЕРКЕМ ДӘ СУ ТӨБЕНӘ АЛЫП КИТМӘЯЧӘК»

Төче сулыкларда акулалардан да куркынычрак күренеш бар — дулкын агымы (тягун яки рип). Бу ─ ярдан перпендикуляр рәвештә диңгезгә, яки күлгә китүче су полосасы. Ул эре сусаклагычларда, Кара диңгездә бар, ләкин күлләрдә һәм елгаларда да очрарга мөмкин.

Чынлыкта ничек:

Суның ком аркасында төсен үзгәртүен һәм, йөзмәсәгез дә, сезне ярдан кинәт кенә эчкә алып кереп киткәнен күрерсез. Хата ─ агымга каршы ярга таба йөзү. Сез көчегезне сарыф итәчәксез һәм коры җирдән йөз метр ераклыкта батып үләчәксез. Чыгу юлы ─ агымнан (рипның киңлеге 10-15 метр) йөзеп чыкканчы яр буйлап (параллель рәвештә), ә аннары коры җиргә таба йөзү.

  1. УЙДЫРМА: «ТАНЫШ БУЛМАГАН УРЫНДА СУГА ЧУМУ БАРЫ ТИК БАЛАЛАР ӨЧЕН ГЕНӘ КУРКЫНЫЧ»

«Монда йөз тапкыр йөзгән» өлкән ирләр дә ел саен муеннарын сындыра. Төпнең рельефы үзгәрә ─ кичә ком иде, бүген балыкчылар агач ботагы ыргыткан, яки агым белән арматураны алып килгән.

Чынлыкта ничек:

Суда умыртка сөяге сыну, янәшәдә әзерлекле коткаручылар булмаса, гадәттә, үлемгә китерә. Кеше   аңында булып та,  тулысынча паралич хәлендә булганлыктан, шунда ук бата. Су төбен күрмәгән җирдә беркайчан да башыгыз белән чуммагыз. Аякларыгыз белән керегез, тирәнлекне тикшерегез.  

  1. УЙДЫРМА: «БАТУЧЫНЫ ШУНДА УК, АҢА ТАБА ЙӨЗЕП, КОТКАРЫРГА КИРӘК»

Әгәр дә профессиональ коткаручы булмасагыз һәм паникага бирелгән кешене коткарырга суга әзерлексез керсәгез, ул сезне батырачак. Паникадагы батучы кеше үзенә хас булмаган көчкә ия һәм, сезне су астына сөйрәп, һава сулау өчен инстинктив рәвештә өстегезгә менәчәк.  

Чынлыкта ничек:

  1. Монда төп кагыйдә: «Башкаларны коткарганчы, үзеңне коткар».
  2. Кычкырыгыз. Ярдан ачык команда бирегез: «Тавышка каршы йөз!».
  3. Ыргытыгыз. Йөзә торган бар нәрсәне: шешәне, тупны, пенопластны, яки бауны.
  4. Иң соңгы очракта һәм катгый рәвештә коткару чарасы (жилет яки һич тә югы канистра) белән генә йөзегез. Батучы янына аркасы ягыннан йөзеп килергә, чәчләреннән яки култык астыннан тотып, аңа муеныгыздан тотарга ирек бирмичә, ярга таба йөзәргә кирәк.
  5. УЙДЫРМА: «ӘГӘР БАЛА БАТА ИКӘН, МИН МОНЫ ЯРДАН ИШЕТӘЧӘКМЕН»

Ата-аналар судан өч метр ераклыкта кояшта кызына, чәй эчә, яки телефонда утыра һәм су чәчрәгән тавышны ишетәчәкләренә ышана. Алар ялгыша. Балалар батканда кычкырмый. Алар су астында юкка чыга, еш кына өлкәннәр янында.

Чынлыкта ничек:

Баланы суда һәм су янында һәр 3-5 секунд саен күреп торырга кирәк. «Аның ачык төстәге панамкада» булуын гына түгел, йөзен күрергә кирәк. Әгәр сез бала белән пляжда икәнсез ─  сезнең эшегез ял итүче түгел, ә «көтүче» булу. Сулык ─  балаларның уен бүлмәсе түгел. Сез сумкадан бутерброд эзләгән арада, бала яр буенда башы белән аска таба асылынып торырга мөмкин.

 

Үзегезне саклагыз. Су хаталарны гафу итми, ләкин бу кагыйдәләрне белү сезне саклап калырга мөмкин. Яхшы һәм хәвефсез җәй телибез.

 

! Ел башыннан республика сулыкларында 17 кеше, шул исәптән дүрт бала батып үлгән. Баймак, Дуван, Дүртөйле һәм Чишмә районнарындагы дүрт гаилә коточкыч кайгы кичергән, иң кадерле кешеләрен — балаларын югалткан. Бөтен фаҗигаләр дә хәвефсезлек   кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан.

! «Башкортстанда сулыкларда хәвефсез ял итү урыннары арта бара, быел алар 392 һәм тагын да күбрәк булачак. Шул исәптән 197 махсус җиһазландырылган пляж ачылды. Аларны сайлагыз. Гомерегезне куркыныч астына куймагыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Һәм балаларга игътибарлы булыгыз», ─ дип язды республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Кешеләрнең ни өчен суда батуы турында тугыз төп уйдырма
Кешеләрнең ни өчен суда батуы турында тугыз төп уйдырма
Автор:
Читайте нас