Новости
7 Июля , 10:20

Җәмәгать күзәтүчеләре өчен семинар

Сентябрь аенда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан Ярмәкәйдә җәмәгать күзәтүчеләре өчен укыту семинары узды.

Җәмәгать күзәтүчеләре өчен семинарҖәмәгать күзәтүчеләре өчен семинар
Җәмәгать күзәтүчеләре өчен семинар

Спикерлар булып сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб лекторлары БР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Лида Исаргакова һәм Ольга Кудрина чыгыш ясады. Алар билгеләп үткәнчә, иҗтимагый күзәтү институты – сайлау процессының үтә күренмәлелеген тәэмин итә торган һәм гражданнарның сайлауларга ышанычын ныгыта торган мөһим корал.  Семинарның программасы теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Экспертлар катнашучыларга аларның вәкаләтләрен, тавыш бирү барышында төп функцияләрен һәм бурычларын аңлатты. Кейсларны тикшерүгә аерым игътибар бирелде: күзәтүчеләр штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда эш итү алгоритмнарын эшләде һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Укулар “Иҗтимагый күзәтүчеләр мәктәбе” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үтте. Проектны оештыручылар – Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды һәм БР Иҗтимагый палатасы ярдәмендә “Авангард” иҗтимагый башлангычлар формалаштыруның коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Мансур АРСЛАНОВ фотолары

Җәмәгать күзәтүчеләре өчен семинар
Җәмәгать күзәтүчеләре өчен семинар
Җәмәгать күзәтүчеләре өчен семинар
Җәмәгать күзәтүчеләре өчен семинар
Автор:Татьяна Сергеева
Читайте нас