Захаровлар йортының бусагасын атлап кергәндә, үзенә бертөрле уңайлылык һәм җылылык атмосферасына эләгәсең. Биредә һәрбер җир кисәге сакчыл хуҗаларның хәстәрлеге һәм тырышлыгы белән сулый. Нина Николаевна һәм Вячеслав Константи-нович – гаҗәеп хезмәт сөючән, ачык һәм кунакчыл кешеләр. Алар һәр кунакка шат, ә гаилә һәм туганнары зур рәхәтлек белән җылы очрашулар һәм чын күңелдән шатлык атмосферасы хөкем сөргән иркен йортка җыела. Вячеслав тумышы белән Олы Җәңгәрәй авылыннан. Гаиләдә биш бала үсә. Мәктәптән соң 17 яшьлек Слава тракторчы булырга өйрәнә, ә 18 яшендә машина йөртү таныклыгы ала. Шуннан бирле аның бөтен тормышы автомобиль руле белән тыгыз бәйләнгән. Озак еллар шофер булып эшләү дәверендә күпме юллар узган! “Уңыш” колхозына ул бик яшь, тәҗрибәсез шофер булып килә һәм, гомерлек юлны артта калдырып, лаеклы ялга китә. Армиягә чаклы егет “Беларус” тракторында эшләп өлгергән. Аннары ике ел төзелеш гаскәрләрендә хезмәт иткән, анда ашыгыч ярдәм машинасында йөртү күнекмәләрен камилләштергән. “Колхозда эшләгәндә ун машина алыштырдым. ГАЗ-51 белән башладым һәм зур КАМАЗга кадәр барып җиттем. Бөтен Русияне йөреп чыктым, Казахстанда, Латвиядә булдым. Ул вакытларда гаражлар юк, техниканы ачык һавада, теләсә нинди һава торышында төзәтәләр иде, юллар да рәтләп булмады...”, – дип искә ала аңа хас елмаю белән Вячеслав Константинович. Быел гаилә башлыгы үзенең юбилейлы, җитмеш бишенче көзен каршы-лаячак. Бу вакыт эчендә күпме эшләр, күпме яхшы-лыклар башкарылган! Һәм шушы еллар дәвамында аның янында – тугры тормыш иптәше, яраткан хатыны. Нина тумышы белән Урта Карамалы авылыннан. Сигезенче сыйныфтан соң ул Бәләбәй медицина училищесында фельдшер һөнәрен ала. Яшь белгечне Бәләбәй районында калдыралар, ул анда өч авылга хезмәт күрсәтә. Бу вакытта кыз Вячеслав белән очраша инде. Алар авыл клубында таныша. Нинаның сеңелесе Валентина Олы Җәңгәрәй егетенә кияүгә чыга, һәм ул еш кына аның янына кунакка бара. Яшь йөрәкләр шундук бер-берсенә тартыла һәм бүтән аерылмый. Бер елдан соң өйләнешәләр. Хәтта, Нинаны тиешле вакытыннан алда эштән чыгарсыннар өчен бергәләп Уфага Сәламәтлек саклау министрлыгына китәләр. Шулай яңа гаилә туа. Беренче өч елда ир белән хатын ирнең әти-әнисендә яши, аннары, көч куеп, үз йортларын сатып ала. Анда Захаровлар 30 елдан артык яши. Әмма дистә елдан соң язмыш кушуы буенча, гаилә әтиләренең йортына кайта. Алтын куллы хуҗа янкорма төзегән, йорт яны корылмаларын яңарткан һәм торгызган, хуҗалык алып бару өчен бөтен шартларны тудырган. Ә ул хезмәт ветераннарында һәрвакыт зур була: эре һәм вак терлек, кош-корт асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Аны хәзер дә хуплыйлар. “Безнең өстәлдә бөтен азык-төлек үзебезнеке – каймак та, эремчек тә, йомырка да... Башкача була да алмый, авылда яшибез бит. Пенсиядә эшсез ярамый”, – дип уртаклаша хуҗабикә. Нина Николаевна, ире кебек, сайлаган һөнәренә гомер буе тугры була. Медицина хезмәткәренең эше, һичшиксез, җиңел түгел. Ә авыл фельдшерының хезмәте, бигрәк тә берничә дистә ел элек, аерым бурыч һәм җаваплылык тә. Ул чакта авылда халык аз булмый, дару алырга район үзәгенә, авыруларга теләсә нинди һава торышында җәяү йөрергә туры килә. Соңрак ире еш кына үзе йөрткән. Фельдшерның практикасында бала табуны үзе кабул итүе дә булган. “Төнлә уянабыз, ә әни өйдә юк. Димәк, тагын чакыруга ашыккан”, – дип искә ала кызы Оксана. Захаровлар – зур кызыксынучанлыкка ия булган кешеләр. Яшь чакта аларны спорт берләштерә: Нина җиңел атлетика һәм чаңгы белән уңышлы шөгыльләнә, ә Вячеслав милли көрәш ярышларыннан һәрвакыт призлы тәкә күтәреп кайта. Гаилә башлыгының яраткан шөгыле балык тоту. Ә хуҗабикә өчен йорт тавыклары чын юанычка әйләнде – нинди генә экзотик токымнар тотмый ул! Мавыгуы шулкадәр зур, Нина Николаевна үзе чебиләр үрчетү белән шөгыльләнә, моның өчен инкубатор куллана. Ир белән хатын табигатьне чын күңелдән ярата, өстәвенә аларның йортлары да шундый матур урында урнашкан, хәтта урман белән елга да бик якын. Элек алар гөмбә һәм җиләк җыеп вакытларын рәхәтләнеп үткәрә. Хәзер Вячеслав Константинович сәламәтлеге торышы буенча өйдән ерак китә алмый, ләкин алар төшенкелеккә бирелми – һәр яңа көнгә һәм үзләренең бер-бересе өчен булуына шатлана белә. Захаровлар гаиләсенең иң зур шатлыгы һәм горурлыгы, әлбәттә, балалары һәм оныклары. Ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр, аларга үзләренең иң яхшы сыйфатларын – хезмәт сөючәнлекләрен һәм намуслылыкларын тапшыралар. Алар һәркемгә югары белем алырга һәм тормышта үз юлын табарга ярдәм итә. Олысы Оксана педагог-психолог, Марина икътисадчы: икесе дә Уфада яши. Кече улы Николай Бәләбәйдә төпләнгән. Захаровларның оныклары, әбиләренә карап, врач һөнәрен сайлаган. Өлкәне Аделина медицина университетының бишенче курсын тәмамлаган, ә мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Сабрина быел укырга керергә әзерләнә. Заринага нибары 12 яшь, әмма ул яшь чактагы әбисе кебек җиңел атлетика белән мавыгып, спортчан характерын күрсәтә. Бүген ата-ананың балаларына салган бөтен игелеге, мәхәббәте һәм көче юбилярларга җылылык, хәстәрлек һәм игътибар белән кайта. Балалар аларга яшәү өчен югары уңайлы шартлар тудырырга тырыша, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Захаровлар гаиләсе – авылда бәхетне үз кулларың белән, адым саен, елдан-ел төзеп була дигән чын мәхәббәт һәм ышанычның илһамландыргыч үрнәге.
Регина ГАТАУЛЛИНА.