1. Ачык тәрәзә
Ел саен, эссе көннәр башлану белән, тәрәзәләрдән кечкенә балалар егылып төшә. Күп кенә ата-аналар тотып калырга өлгерербез, яки баланы москит челтәре егылып төшүдән саклар дип уйлый, ләкин бу алай түгел. Челтәр хәтта бер яшьлек сабыйның авырлыгын да күтәрә алмый. Бүлмәдә кечкенә бала бар икән, тәрәзәләрне беркайчан да киереп ачмагыз. Вертикаль җилләтү режимын гына кулланыгыз. Иң яхшысы ─ тоткаларга махсус йозак-блокираторлар урнаштыру. Алар арзан тора, ләкин бала тәрәзәне ача алмаячак. Исегездә тотыгыз: бүлмәдән бер генә секундка чыгып китү дә фаҗигагә китерергә мөмкин.
2. Ут
Балаларның шырпы белән шаяруы үлемгә китерергә мөмкин, моны барысы да белә. Әмма еш кына шәхси йортларда һәм фатирларда чыккан янгынның сәбәпләре ─ караусыз калдырылган телефон зарядкасы, яки төзек булмаган розетка. Башкортстанда күпбалалы һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, ялгыз яшәүче пенсионерларга һәм ташламаларга хокуклы башка категория гражданнарга бушлай янгын хәбәрчеләре бирелә. Кечкенә җайланма республикада меңнәрчә кешенең гомерен саклап калды — ул төтен исен «сизсә», көчле тавыш чыгара һәм хәтта каты йоклаучыларны да уята.
3. Эссе кояш
Безнең Урал кояшы алдата: нык кыздырмый да шикелле, ләкин баланы кояш сугу ихтимал. Ябык машиналар аеруча куркыныч ─ салон эчендәге температура ун минут эчендә үлемгә китерүче күрсәткечләргә кадәр күтәрелә, хәтта тәрәзәләрне бераз ачык калдырган очракта да. Баланы автомобильдә беркайчан да ялгыз калдырмагыз, хәтта бер генә минутка да. Урамда бала, һичшиксез, панамка яки кепка киеп йөрсен, аңа ачык төстәге һава үткәрүче кием сайлагыз һәм үзегез белән сулы шешә алыгыз. Кояш аеруча агрессив булганда, 12дән 16 сәгатькә кадәр урамда йөрмәгез. Кояш сугуның беренче билгеләре ─ сүлпәнлек, бит кызару, күңел болгану, тир чыкмау. Кояш сугуга шик булганда баланы кичекмәстән күләгә урынга алып керегез, тәнен салкынча су белән ышкыгыз һәм ашыгыч ярдәм чакырыгыз.
4. Урман янгыны
Ун урман янгынының тугызы кеше гаебе белән килеп чыга. Ташланган тәмәке төпчеге, сүндерелмәгән учак яки үсмерләрнең шуклыклары гектар-гектар урманнарны юкка чыгарырга һәм торак пунктларга күчәргә мөмкин. Балаларга шуны ныклап аңлатыгыз: коры, җилле һава торышында хәтта кечкенә генә очкын да зур янгынга китерергә мөмкин. Балаларга (өлкәннәргә дә) шуны белү бик мөһим: урманда янгын чыкканын күрсәгез, үзегез сүндерергә тырышмагыз. Шунда ук 112 номерына шалтыратыгыз, якындагы торак пунктны атагыз һәм ут чыганагыннан перпендикуляр рәвештә йөгерегез.
5. Куе урман
Башкортстан урманнары куе һәм мәкерле ─ ел саен анда гөмбә җыю белән мавыгып киткән дистәләгән бала һәм өлкән кеше адаша. Урманга хәтта бер сәгатькә барсагыз да, гөмбәче законын үтәгез: ачык төстәге (кызыл, кызгылт-сары) киемнәр киегез, үзегез белән мотлак тулы зарядкалы телефон, сыбызгы һәм су запасы алыгыз. Якыннарыгызга төгәл маршрутны һәм кайту вакытын хәбәр итегез. Балага төп кагыйдәне аңлатыгыз: әгәр адашканыңны аңласаң, тукта, паникага бирелмә һәм «тавышка» атлама. 112 номерына шалтырат, иң якын ориентирны (электр линиясе, чишмә) әйт һәм ярдәм көт. Сыбызгыны кычкыруга караганда да ераграк ишетәчәкләр. Һәм иң мөһиме ─ беркайчан да урманга үзең генә барма.
6. Көчле су ташкыны
Баланың ничек батуын ата-аналарның күбесе фильмнар буенча күз алдына китерә: ул кычкыра һәм кулларын болгый. Чынбарлык рәхимсез: балалар тавыш-тынсыз бата. Аларның өскә калкырга һәм ярдәмгә чакырырга көче җитми — су шунда ук төпкә тартып ала. Шуңа күрә коткаручылар кизү торган һәм төбе тикшерелгән җиһазландырыл-ган пляжларда гына су коенырга кирәк. Балаларны су янына күзәтүсез җибәрмәгез, хәтта алар «аякларын чылатырга гына теләсәләр дә». Кабартылган түгәрәк яки матрас ─ коткару чарасы түгел, еш кына агым аларны ярдан еракка алып китә. Яннарында булыгыз, телефон белән мавыкмагыз.
7. Талпаннар
Башкортстан талпан энцефалиты һәм боррелиоз буенча хәвефле зонага керә. Шуңа күрә, әгәр дә кадалган талпан күрсәгез, аны җеп яки махсус тоткалассо белән тирегә мөмкин кадәр якынрак эләктереп алыгыз һәм боргычлап чыгарыгыз. Яраны дезинфекцияләгез, ә «трофей»ны, һичшиксез, банкага салып, лабораториягә анализга алып барыгыз. Бу бик мөһим: төбәктәге күп кенә талпаннар йогышлы, һәм вакытында дәвалау сезнең гомерегезне саклап калачак. 8. Питбайклар һәм самокатлар 2026 ел үсмерләр катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча инде рекордлар куя. Питбайк ─ авыл җирендә күңел ачу чарасы түгел, ә җитди техника. Закон буенча, 16 яшькә кадәр балаларга, гомумән, аңарда йөрергә ярамый, бигрәк тә гомум файдаланудагы юлларда. Әмма Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда бу техникада җилдерүче үсмерләрне көн саен диярлек туктата. Агымдагы елның аерым бәласе ─ электр самокатлары. Кагыйдәләр бер: 18 яшькә кадәр аларда йөрергә ярамый, икәү йөрү тыела, әмма балаларның кайсысы бу кагыйдәләргә колак сала. Шуңа күрә атна саен үсмерләрнең самокатларда машина тәгәрмәчләре астына эләгүе һәм кешеләрне бәрдерүе турындагы күңелсез яңалыкларны укырга туры килә. 9. Эш тәкъдим итүче билгесез кешеләр Дустанә булмаган илләрнең махсус хезмәтләре һәм вербовщиклар җиңел хезмәт хакы тәкъдим итеп, үсмерләрнең башын әйләндерә. Башта ниндидер төргәк тапшыруны, ә аннары тимер юлдагы реле шкафына яки военкоматка ут төртүне сорыйлар. Нәтиҗәләр фаҗигале: болар барысы да диверсия һәм террорчылык буларак квалификацияләнә, һәм балалар 20шәр ел төрмә җәзасы ала. Үсмерләр белән ныклап сөйләшегез: әгәр ят кеше сәер гамәлләр өчен тиз генә акча эшләргә тәкъдим итә икән, ул ─ провокатор. Бернинди «җиңел акча» да җимерелгән язмышка тормый.