

Цифрлы технологияләрнең бик тиз үсүенә карамастан, почтаның роле бәяләп бетергесез булып кала бирә. Хәзерге почта заман белән бергә бара: бүген бу корреспонденция, вакытлы матбугат һәм посылкалар китерү генә түгел, ә коммуналь түләүләрне кабул итүдән алып пенсия һәм беренчел кирәк-ярак товарларын китерүгә кадәр хезмәтләрнең киң спектры. –Бу өлкәдә эшләүчеләргә игътибарлылык, сабырлык һәм зур җаваплылык хисе кирәк, – ди Светлана Баязитова. Светлана Георгиевна үз эшенә инде 15 ел бирелгән. Пенсия яшенә җитүгә карамастан, яраткан эшен калдырырга җыенмый: –Тагын ике-өч ел эшлисем килә, – ди ул. Светлана Югары Олы Елга авылында яши. Ә аның почта маршруты берьюлы дүрт торак пунктны: туган авылын, шулай ук Түбән Олы Елга, Олы Җәңгәрәй һәм Яңа Николаевка авылларын колачлый. Җәй көне аның үзгәрешсез юлдашлары – рюкзак һәм велосипед, ә көз һәм кышын, пычрак һәм салкыннарда, җәяү яки узгынчы машиналарда барырга туры килә. Светлана үзе моңа фәлсәфи яктан карый: “Хәрәкәт – ул тормыш һәм сәламәтлек”. Һөнәрендәге төп шатлык дип ул кешеләр белән аралашуны һәм аларның яхшы хәбәрләр алганда кичергән эчкерсез хисләрен саный. Кызганычка каршы, дип таный Светлана Георгиевна, Интернет гасырында басма матбугатның популярлыгы кими бара. Язылучылар даирәсен саклап калу өчен, хат ташучыларга “тере” матбугатның кыйммәте турында сөйләгәндә ышандырырлык булырга туры килә. Светлана үзе бик яратып укый: газета-журналларны таратыр алдыннан аларның эчтәлеге белән һәрвакыт рәхәтләнеп танышуын әйтә. Хезмәттәшләре Светлана турында зур хөрмәт белән сөйли. –Ул үз эшен намус белән башкаручы тырыш кеше, – дип ассызыклый Ярмәкәй авылы почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе Рәйфә Насыйбуллина. Өйдә Светлананы һәрвакыт гаилә ярдәме көтә. Җиденче сыйныф укучысы булган кызы – әнисенең уң кулы: ул почта таратуда да, хуҗалыкта да булыша. Ире һәм улы төньякта вахта ысулы белән эшләгәндә, хатын-кызлар барысын да үзләре башкара. Ә җәйге сезонда мәшәкатьләр аз түгел: яшелчә, кәҗә, сарык һәм кош-корт игътибар һәм көч таләп итә. Әмма Светлана Баязитова барысына да өлгерергә күнеккән, чөнки аның өчен хезмәт – бурыч кына түгел, ә яшәү рәвеше.