Новости
23 Июля , 04:15

Яшь экологлар слеты

“ЭКОтуганлык” табигатьнең саклаучыларын берләштерде Яшь экологлар командалары Стәрлебаш районында җыелды. Суккул мәктәбе урманчылары республика слетында лаеклы нәтиҗәләргә иреште!

Яшь экологлар слетыЯшь экологлар слеты
Яшь экологлар слеты

Дүрт көн, 100 катнашучы, 24 муниципалитет һәм ЛНР кунакла-ры – яшь экологлар һәм урманчылар слеты әнә шулай үтте. Анда безнең районнан өстәмә белем бирү педагогы Петряева Ольга Николаев-на җитәкчелегендә “Росток” мәктәп урманчылыгы әгъзалары Матвеев Иван, Иванова Дарья, Никитин Павел, Кузнецова Милана чыгыш ясады. Балалар сөйләвенчә, алар яры-шып кына калмаган, ә һөнәргә чумган: урман авыруларын ачыклаган, флора һәм фаунаны өйрәнгән, кыр тикшеренүләре үткәргән һәм урман янгыннарына каршы көрәшергә өйрәнгән. “Беренчелләр хәрәкәте” ярдәмендә оештырылган чара 29 команданы берләштерде. Катнашу-чыларны БР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, галимнәр һәм экспертлар сәламләде. – Ярышлардан тыш, педагоглар укытуның заманча методикалары турында фикер алышты, ә катнашучылар геологиядән алып микологиягә кадәр чиктәш дисцип-линаларда белемнәрен киңәйтә алды. Слет үз тормышларын әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйләргә теләгән укучыларны һөнәри юнәлеш бирүдә мөһим адым булды, – дип ассызыклады Ольга Николаевна. Шунысы куанычлы, безнең команда “ЭКОтуганлык” яшь экологлар һәм урманчылар республика слетында дипло-мант, ә Матвеев Иван “Урман бәясе” номинациясендә призер булды. Балаларга яңа уңышлар телибез!

Автор:Татьяна Сергеева
Читайте нас