

Ирле-хатынлы Урта Карамалы авылында туганнар. Людмила мәктәптән соң Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлаган, ә аннары, әнисе – физика-математика укытучысы үрнәгенә ияреп, бу катлаулы, әмма мавыктыргыч өлкәдә эшләр өчен югары белем ала. Бүген ул туган мәктәбендә яраткан фәннәрен укыта. Владимир, механик белгечлеге алып, тынычлык урнаштыручы көчләр сафында хезмәт итә. Хәзер ул төньякта вахта ысулы белән эшли.
Ир белән хатын икесе дә күпбалалы гаиләләрдә үскән, анда яшьтән үк энеләре, сеңелләре һәм икетуган апайларын хәстәрләргә күнеккәннәр. Шуңа күрә аларның үз йортларында да һәрвакыт балалар көлүе гаҗәп түгел: Алексеевларның биш баласы бар. Олы уллары Максим – иң җитди һәм төпле. Ул тормышта үз көчеңә генә таянырга, әти-әниеңнең ярдәмен көтмәскә кирәк дип ышана. Хәзер Максим Уфа фән һәм технологияләр университеты магистратурасында укый һәм үз алдына төгәл максат куя – башта карьера төзергә, ә аннары үз гаиләсен булдырырга. Кызы Милена М. Акмулла ис. БДПУ көллиятенең өченче курсын тәмамлаган. Ул – әнисенең төп ярдәмчесе: өй җыештыруда да булыша, кухняда да пешеренергә ярата. Алексей быел тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы көллиятенә укырга керергә әзерләнә. Ул һәрнәрсәдә өлкәннәрдән үрнәк алып, хуҗалыкта актив ярдәм итә. Сигезенче сыйныфны тәмамлаган кече уллары Володя да читтә калмый – теләсә нинди эштә ярдәм итә. Ә кечкенә Валерия – барысының да яратканы. Аның төп “бурычлары” – рәсем ясау, җырлау һәм якыннарына шатлык бүләк итү.
“Безнең өчен иң зур шатлык – гаилә тулы составта җыелганда, гәрчә бу еш булмаса да, – дип елмая Людмила. – Шуңа күрә бергә үткәргән вакытны без барыннан да бигрәк бәялибез”. Максим җылылык белән өсти: “Әнинең ризыклары – каймаклы соустагы тавык, яңа ел өстәлендәге үрдәк, баллы торт – илаһи”. Без килгәндә гаилә башлыгы вахтада иде. Владимир якыннарының иминлеген тәэмин иткән арада Людмила гаилә учагын ышанычлы саклый. Алексеевлар һәрвакыт хуҗалык тоткан: бүген дә сыерлары, ә терлек азыгы хәзерләү өчен трактор бар, механикалаштырып һәм үз эшләрен җиңеләйтеп, пресс-җыючы сатып алганнар. Бакча элеккечә үк гаиләне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә.
“Өлкән һәм кече бала арасындагы аерма бездә 16 яшь, – дип уртаклашуын дәвам итә Людмила. – Яшүсмерләр белән, әлбәттә, җиңел түгел – яшьтәге эмоциональ үзгәрешләр сизелә. Алым таба белергә кирәк. Өлкәннәр белән исә без тигез, аңлап аралашабыз. Без балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык, намуслылык һәм, әлбәттә, туганлык мөнәсәбәтләрен кадерли белү тәрбияләргә тырышабыз. Без аңлыйбыз, ун елдан Лерочка да үсеп, ата йортын ташлап китәчәк, шуңа күрә балалар янәшә булганда һәр мизгелдән ләззәтләнергә тырышабыз”.
Балаларны лаеклы тәрбияләгән һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыткан өчен Людмила Алексеева “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Бу чын-чынлап нык һәм тату гаилә кора алган хатын-кыз хезмәтенең лаеклы танылуы. Максимга, Миленага, Алексейга, Володяга һәм кечкенә Валериягә карап, аңлыйсың: Алексеевлар йортында хезмәтнең кадерен белгән, өлкәннәрне хөрмәт иткән һәм якыннары өчен терәк була белгән буын үсә. Хәтта гаилә башлыгы меңнәрчә километр ераклыкта, вахтада булганда да, алар арасындагы күзгә күренми торган җеп өзелми. Ул – көндәлек шалтыратуларда, әтисе телефоннан биргән киңәшләрдә, балаларның әтиләре өйгә кайткач тәртип һәм тынычлык күрсен өчен әниләренең көнкүрешен җиңеләйтергә тырышуларында. Алда әле бик күп мөһим вакыйгалар: чыгарылыш, укырга керү, балаларның һөнәри уңышлары. Әмма, котылгысыз үзгәрешләргә карамастан, Алексеевлар йортында һәрвакыт шунда кайтырга чакыручы ут яначак, сине яраталар, көтәләр һәм анда һәрвакыт өстәл әзерләнгән, анда, гаилә традициясе буенча, төп урынны әнинең баллы торты биләячәк.