Новости
29 Июля , 05:00

Хәрби-диңгез флотына – Ура! Ура! Ура!

Ярмәкәй районында тантаналы рәвештә Русия Хәрби-диңгез флотының 330 еллыгын билгеләп үттеләр. Истәлекле дата уңаеннан илнең диңгез чикләрендә хезмәт иткән ветераннар Абдулла авылында барлык буын диңгезчеләре стеласы янына җыелды.

Хәрби-диңгез флотына – Ура! Ура! Ура!Хәрби-диңгез флотына – Ура! Ура! Ура!
Хәрби-диңгез флотына – Ура! Ура! Ура!

Әлеге истәлекле билге 2024 елда Тын океан флоты ветераны, запастагы беренче статья старшинасы Рамил Дәүләтбаев башлангычы белән ачылды. Стела бары тик җирле диңгезчеләрнең шәхси акчаларына гына салынды. Бүген Рамил Равил улы үз авылының Диңгез кардәшлеген җитәкли. Тантананы ачып, Рамил Дәүләтбаев хезмәттәшләрен, шулай ук Октябрьский, Нефтекама шәһәрләре һәм Приют бистәсеннән килгән кунакларны котлады. Ул хәрби-диңгез флоты барлыкка килү тарихы һәм аның Русия мәнфәгатьләрен яклауда төп роле турында искә төшерде. Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район хакимияте башлыгы Рөстәм Әлимгафаров, республика Диңгез җыены рәисе урынбасары, икенче ранг капитаны Владимир Герасимов, авыл җирлеге башлыгы Илмира Исламова, шулай ук районыбызның һәм күрше шәһәр һәм районнарның диңгез туганлыклары рәисләре – Рафаэль Рафиков, Олег Завадный, Виктор Никулин мөрәҗәгать итте. Чыгышларның төп лейтмотивы бердәм иде: Ватанны саклаучыларның лаеклы алмашын үстерү өчен флот ветераннары патриотик тәрбия бирү алдынгысында калырга тиеш. Буыннар элемтәсе нык булганда, хәрби-диңгез флоты үзенең данлы сугышчан традицияләрен намус белән дәвам итәчәк. Чара барышында Владимир Герасимов ветераннарга юбилей медальләре тапшырды. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Әлимгафаров яшьләрне патриотик тәрбияләүгә керткән өлешләре һәм СВОда катнашучыларга актив ярдәмнәре өчен диңгезчеләрнең казанышларын билгеләп үтте. Рамил Дәүләтбаевның “Без флотта Ватанга хезмәт иттек” китабын тәкъдим итү көннең мөһим вакыйгасы булды. Басма Хәрби-диңгез флоты тарихына һәм тормышларын диңгез белән бәйләгән авылдашларының язмышына багышланган. Инде вафат булганнар истәлегенә традицион рында (крабль кыңгыравы) сугуы белән хөрмәт күрсәтте. Китапның беренче нөсхәләрен автор район хакимияте башлыгына, туганлык җитәкчеләренә һәм Октябрьский шәһәре Хәрби-диңгез флоты музеена тапшырган. Авторның планында – китапны, яшь укучылар таныша алсын өчен, мәктәп һәм авыл китапханәләренә тапшыру. Бәйрәм Виктор Никулин, Изгар Насыйбуллин (Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлеге ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы, ВДВ ветераны) һәм Туймазы шагыйре Эрик Дәүләтбаев башкаруында музыкаль номерлар белән дәвам итте. Очрашу диңгез тематикасын белү буенча шаян викторина белән тәмамланды, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Хәрби-диңгез флотына – Ура! Ура! Ура!
Хәрби-диңгез флотына – Ура! Ура! Ура!
Хәрби-диңгез флотына – Ура! Ура! Ура!
Хәрби-диңгез флотына – Ура! Ура! Ура!
Автор:Татьяна Сергеева
Читайте нас