

Урып-җыю кампаниясенә Раил Латыйпов крестьян-фермер хуҗалыгы старт бирде: 21 июльдә монда 200 гектар мәйданда урып-җыюга керештеләр. Икенче көнне үк эшкә “СН-Агро” җәмгыяте кушылды: кырларга турыдан-туры комбайнлаштыру ысулы белән эшләүче берьюлы җиде комбайн чыкты. “Тарказы” АПК” да калышмый: көзге культураларны суктыруда дүрт берәмлек техника эшли – аларга 871 гектар эшкәртәсе бар. Район хакимиятенең мәгълүмати консультация үзәге мәгълүматларына караганда, 29 июльгә көзге культуралар 4300 га мәйданда җыелган – бу планның 46% тәшкил итә. Тулаем җыем 17415 тоннага җитте, ә уртача уңыш гектардан 40,5 центнер. Кайбер хуҗалыклар урып-җыюны төгәлләде инде: “Карамалы” җәмгыяте, Илдар Бәхтияров, Раил Латыйпов, Ольга Иванова, Семен Иванов һәм Дамир Зәрәфетдинов КФХлары. Параллель рәвештә районда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Бүгенге көнгә 7400 тонна печән (планнан 92%) һәм 12910 тонна сенаж (36%) әзерләнгән. Бер шартлы терлеккә 10,1 центнер азык берәмлеге туры килә – тупас һәм сусыл азык исәпкә алынган.
Айдар Мозаффаров фотолары.