Новости
31 Июля , 04:15

Яшь экологлар лаеклы бүләкләр алды

Ярмәкәй авылында “Макулатура җыябыз һәм табигатьне саклыйбыз” экологик акциясенә йомгак ясалды

Яшь экологлар лаеклы бүләкләр алдыЯшь экологлар лаеклы бүләкләр алды
Яшь экологлар лаеклы бүләкләр алды

“Экологик иминлек” милли проекты кысаларында “Экология Т” җәмгыяте төбәк операторы оештырган чарада җиңүчеләр һәм катна-шучылар булды. Акциянең төп максаты – үсеп килүче буында экологик культура тәрбияләү, мәктәп укучыларын әйләнә-тирә мохит турында хәстәрләүгә җәлеп итү һәм икенчел чималның табигый экосис-темаларга эләгүен булдырмау. Бүләкләү тантанасында “Экология Т” җәмгыяте колл-үзәге җитәкчесе Гөлнур Галиуллина катнашты. Ярмәкәй районы буенча номинацияләрдә җиңүчеләр игълан ителде. “Иң актив мәктәп” дип Усман Ташлы авылы белем оешмасы, “Иң актив катнашучы” дип Айсель Абдуллина (Усман Ташлы авылы) танылды. Иң актив катнашучылар: Ялан Чишмә урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Язгөл Хисамова; Ярмәкәй урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Реналь Кагарманов; Сигезенчемарт урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Даниил Фәйзуллин; Түбән Олы Елга урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Александра Мокеева; Никита Сәхәветдинов, Спартак урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы; Диана Мөхәммәдиева, Урта Карамалы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы; Самат Вәлишин, Суккул урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы, Лилия Әхмәтвәлиева, Иске Турай урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы. Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Башкортстан табигать ресурсларын саклауга керткән өлеше һәм акциядә актив катнашканы өчен Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан Рәхмәт хаты алган Ярмәкәй мәктәбе аерым билгеләп үтелде. Күңелле бонус сыйфатында мәктәп чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар һәм мәгълүмат стенды булган экологик пространство булдыруга сертификат алды.  

Эльвира РӘХИМОВА, РО директоры урынбасары.

Аделина Галиева фотосы.

Яшь экологлар лаеклы бүләкләр алды
Яшь экологлар лаеклы бүләкләр алды
Яшь экологлар лаеклы бүләкләр алды
Автор:
Читайте нас