Новости
10 Августа , 04:25

Октябрьскийда яшәүче пенсионер мошенникларга 14 миллион сумнан артык акчасын тап

65 яшьлек ир-ат катлаулы алдау схемасы корбаны булган.

Октябрьскийда яшәүче пенсионер мошенникларга 14 миллион сумнан артык акчасын тапОктябрьскийда яшәүче пенсионер мошенникларга 14 миллион сумнан артык акчасын тап
Октябрьскийда яшәүче пенсионер мошенникларга 14 миллион сумнан артык акчасын тап

Май аенда аңа үзен аналитик үзәк хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтыратып, шәхси мәгълүматларының читкә чыгуы турында хәбәр иткән. Соңрак пенсионер белән янәсе «ФСБ хезмәткәре» элемтәгә кергән һәм аның акчалары законсыз максатларда кулланылырга мөмкин дип ышандырган.

Аферистлар басымы астында ир-ат банк исәбендәге барлык җыелган акчасын алырга карар кылган. Банк хезмәткәре аны мошенниклар гамәлләре турында кисәтсә дә, пенсионер башта 6 миллион сумнан артык, аннары тагын 8 миллион сум акчасын салдырган һәм курьерларга тапшырган. Соңыннан бу акчалар мошенникларга күчерелгән.

Хакыйкать 6 августта гына ачыкланган: пенсионер курьерлар биргән ялган документлар белән Уфадагы Үзәк банкка мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Автор:
Читайте нас