Новости
20 Августа , 06:20

Ярдәм якында

Кәрәзле телефоннардан: 124 Ышаныч телефоны: 8-800-2000-122 балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен

Ярдәм якындаЯрдәм якында
Ярдәм якында

Кызганычка каршы, тормышта авыр моментлар да була. Бигрәк тә балаларга һәм яшүсмерләргә авыр, аларга проблемаларны ялгызы гына хәл итү авыр. Шуны истә тотарга кирәк, теләсә нинди катлаулы вәзгыятьтә чыгу юлы һәм ярдәм һәрвакыт янәшәдә. Балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумрусия ышаныч телефоны – 8-800-2000-122. Бу телефон көн саен, ял һәм бәйрәм көннәрсез, 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. Шалтырату бушлай һәм аноним. Квалификацияле психологлар теләсә нинди авыр ситуациядә тыңларга, ярдәм итәргә һәм чишелеш табарга әзер. Кәрәзле телефоннан 124 номерына шалтыратырга була. Башкортстан Республикасында түбәндәге оешмаларда ышаныч телефоннары эшли: - БР сәламәтлек саклау министр-лыгының Республика клиник психотерапия үзәге: 8 (347) 241-62-85 (тәүлек буе). - ГБУЗ Республика клиник психиатрия хастаханәсе: 8 (347) 295-02-36 (тәүлек буе). - Стәрлетамак клиник психиат-рия хастаханәсе: 8 (347) 331-11-29 (көн саен 08.00 дән 16.00 гә кадәр, төшке аш 13.00 дән 14.00 гә кадәр, ял көннәре шимбә-якшәмбе). - “Индиго” психологик-социаль ярдәм күрсәтү шәһәр үзәге: 8 (347) 223-22-11 (көн саен 08.00 дән 17.00 гә кадәр, төшке аш 13.00 дән 14.00 гә кадәр, ял көннәре шимбә-якшәмбе). - Республика яшьләр социаль-психологик һәм мәгълүмати-методик үзәге ДБУ: 8 (937) 40-43-43; 8 (347) 273-09-00 (көн саен 11.00 дән 20.00 гә кадәр). Ә ашыгыч психологик ярдәм кирәк булган очракта шулай ук бердәм 112 номерына шалтыратырга мөмкин. Башкортстанның теләсә кайсы торак пунктында стационар яки кәрәзле телефоннардан сез хезмәт белгечләре тарафыннан бушлай ашыгыч психологик ярдәм ала аласыз.

Автор:
Читайте нас