

Берәүләр өчен – бу беренче мәктәп кыңгыравы, икенчеләр өчен – мәктәп тормышында соңгы беренче сентябрь, кемдер башлангыч мәктәптән урта звенога күчә. Бу мәктәп әйләнеше елдан-ел шулай дәвам итә. Бу көнне укучыларның ата-аналары һәм укытучылары белән ясалган фотолары хәтердә озак саклана һәм гаилә архивларында аерым урын алып тора.
Ярмәкәй авылында узган бәйрәм чарасында район хакимияте башлыгы Рөстәм Әлимгафаров, район Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Наталья Корнилова, Ярмәкәй мәктәбе директоры вазыйфасын башкаручы Филүз Шәмсуллин һәм Ярмәкәй авыл җирлеге башлыгы Нурислам Тимеров изге теләкләрен җиткерде. Алар тантананың төп геройларын – укучыларны, шулай ук педагогларны һәм ата-аналарны котлады.
Бүләкләү аеруча күңелле мизгел булды. Мәктәп директоры Филүз Шәмсуллинга Ю.А. Гагарин бюсты һәм 2025-2026 уку елында Ю. А. Гагарин исемендәге кубокка укучыларның республика олимпиадасы йомгаклары буенча “Иң яхшы мәктәп” конкурсында җиңүче дипломы тапшырылды. 9 сыйныф укучысы Станислав Шестопалов җәйге каникул вакытында район үзәге территориясендә тәртип саклауга керткән өлеше өчен Ярмәкәй авыл җирлеге хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Бәйрәмдә иң кечкенә катнашучылар – беренче сыйныф укучылары аеруча игътибарга һәм алкышларга лаек булды. Алар үзләренең өлкән иптәшләренә – унберенче сыйныф укучыларына кызыксынып карады. Бүгенге көндә өлкәннәрдән алган “белем самолетлары” аларны мәктәп тормышының мавыктыргыч һәм яңа этабына алып китсен.
Укучыларыбызга ныклы белем һәм җиңел уку көннәре телибез!