Новости
10 Сентября , 09:20

СВО катнашучыларына ярдәм үзәген ачтылар

Район Мәдәният сараенда мөһим вакыйга булды: махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү үзәге үз ишекләрен ачты. Бу урын консультацияләр өчен кабинет кына түгел, ә чын тарту үзәге буларак уйланылды, анда кыенлыклар белән очраш-кан һәркем аңлау, ярдәм һәм таяныч таба алачак.

СВО катнашучыларына ярдәм үзәген ачтыларСВО катнашучыларына ярдәм үзәген ачтылар
СВО катнашучыларына ярдәм үзәген ачтылар

Рөстәм Әлимгафаров һәм Гөлнур Кульсарина ассызыклаганча, үзәк чын-чынлап күпфункцияле килеп чыкты. Биредә даими нигездә “Ватанны саклаучылар” фондының социаль координаторы кабул итә. Анда төрле мәсьәләләрне хәл итәргә була: юридик һәм психологик ярдәм алудан алып тернәкләндерүгә, яңадан укытуга яки эш эзләүгә кадәр. Моннан тыш, иркен зал биредә тематик семинарлар, очрашулар һәм башка мөһим чаралар уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Үзәкне ачу көн саен тылда хезмәт куючыларга, уртак җиңүне якынайтучыларга рәхмәт белдерү өчен менә дигән сәбәп булды. “Ярмәкәй СВО ярдәм” волонтерлар төркеме координаторларының берсе һәм Тарказы “Бал кортлары” командасы җитәкчесе Лилия Шәймәрданова районның 23 ирекле берләшмәсе алып барган зур эш турында сөйләде. Бүген бу төркемнәр йөзләгән битараф булмаган кешеләрне берләштерә. СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына фидакарь ярдәмнәре, актив гражданлык пози-цияләре һәм кыйммәтле хезмәтләре өчен волонтерларга район хакимия-тенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләр алдылар: Алексеева Елена Владимировна; Ахунҗанов Линар Гомәр улы; Гайфуллина Резидә Рәшит кызы; Ганиева Зөлфия Сафуан кызы; Горбунова Людмила Васильевна; Гомәрова Милена Артур кызы; Кожевникова Елена Викторовна; Мәҗитов Рамил Кәбир улы; Мөхәммәтшина Зәлифә Шамил кызы; Нигъмәтуллин Наил Шәмси улы; Степанова Ольга Ефимовна; Фәррахова Рузилә Мөкәрәм кызы; Хөснуллина Гөлсем Хәмзә кызы; Шәйдуллина Рита Тәлгать кызы; Яковлев Владимир Иванович; Ялаева Альфира Халит кызы. Шулай ук уртак эшкә зур өлеш керткәннәре өчен “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан Республикасы филиалының Рәхмәт хатлары белән Лилия Шәймәрданова һәм Рөстәм Әлимгафаров бүләкләнде. Мондый башлангычлар тагын бер кат исбатлый: кешеләр изге максат өчен берләшкәндә, бернинди киртәләр дә хәвефле түгел. Үзәк инде үз эшен башлады һәм мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм итәргә әзер.

СВО катнашучыларына ярдәм үзәген ачтылар
СВО катнашучыларына ярдәм үзәген ачтылар
СВО катнашучыларына ярдәм үзәген ачтылар
Автор:Надежда Попова
Читайте нас