Новости
14 Сентября , 10:55

Традицион йөгерү

Данлыклы леткоатлет, Башкортстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, ике тапкыр СССР, алты тапкыр РСФСР чемпионы һәм районыбызның Шәрәфле шәһесе Миңневәсыйк Абдуллинның туган ягы Рәтамак авылында ел саен үткәрелә торган спорт бәйрәме – атаклы якташыбыз призына җиңел атлетика йөгереше узды.

Традицион йөгерүТрадицион йөгерү
Традицион йөгерү

Бу йөгерү һәм сәламәтлек бәйрәме 2009 елдан бирле Ярмәкәй районының күркәм традициясенә әверелде һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларын күпләп җыя.

Быел Миңневасыйк Гатаулла улы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, әмма элеккечә үк күтәренке күңелле һәм энергияле, бу спорт белән даими шөгыльләнүнең гомерлек сәламәтлек нигезе булуын тагын бер кат исбатлый.

Табигать кочагында спорт сөючеләрне район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Рәхмәтуллина сәламләде.

Миңневасыйк Абдуллин җыелганнарны спортта үз сәләтләрен үстерергә, ә укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде, мондый масштаблы чарада якташлары, дуслары белән очрашуга һәрвакыт шат булуын билгеләп үтте.

Стартка мәктәп укучылары чыкты һәм яшь категорияләрендә дистанцияне йөгерде. Йөгерергә яратучы өлкәннәр дә алардан калышмады. Катнашучыларның һәркайсы ихтыяр көчен һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте.

Финишта төрле яшьтәге балаларны татлы призлар белән каршы алдылар, ә куелган тирмәдә ярышта катнашучыларны камыр ризыклары белән кайнар чәй көтә иде.

Тантаналы тезелештә барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. “Милләтләр кроссы” чарасы кысаларындагы ярышлар тәмамланды һәм биредә, оештыручылар билгеләп үткәнчә, нәтиҗәләр түгел, ә бердәм спорт бергәлегенең бер өлеше булган һәр мәктәп укучысының яки өлкәннәрнең катнашуы мөһим иде.

Традицион йөгерү
Традицион йөгерү
Традицион йөгерү
Традицион йөгерү
Традицион йөгерү
Автор:Мансур Арсланов
Читайте нас