Новости
24 Сентября , 05:20

Ис китәрлек тарих – янәшәдә

Үзеңә ниндидер гүзәллекне ачар өчен кайчак ерак китәргә дә кирәкми. Бәләбәй шәһәрендәге “Буровик” шифаханәсе мәдәни оештыручысы Рәмзилә Камеристова, тарихны яратучы һәм чын мәгънәсендә югары бәяләүче  Шәйхрази Вәлиәхмәтов музее турында ишетеп, анда булып кайтырга күптән хыялланган була. Сентябрь башында ул, ниһаять, дусларын җыеп, Ярмәкәйгә юл тота. Аннан шулкадәр шатланып кайта, бу ачышны санаторийда ял итүчеләр белән уртаклашырга була.

Ис китәрлек тарих – янәшәдәИс китәрлек тарих – янәшәдә
Ис китәрлек тарих – янәшәдә

Араларында Башкортстаннан гына түгел, Русиянең башка шәһәрләреннән дә кунаклар булган 15 кешедән торган төркем музейда булды. Күргәннәре аларның бөтен көткәннәреннән дә артып китте. “Күп кенә экспонатлар безгә балачак һәм яшьлек елларын искә төшерде, ә кайберләрен без беренче тапкыр күрдек. Техниканың, приборларның һәм механизмнарның күбесенең эшләве гаҗәп! Без проигрыватель һәм катушкалы магнитофоннан көйләр тыңладык – бу могҗиза түгелмени?” – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты килүчеләр.

Кунаклар экспонатларның ничек уйланылган һәм хәстәрлекле урнаштырылуына, урынның һәр сантиметры ничек сакчыл кулланылуына аерым игътибар бирде. Киштәләрдә чисталык һәм тәртип – музей хуҗасының гына түгел, ә аның төп ярдәмчесе һәм тормыш иптәше Румиянең дә казанышы, ул үзенең хезмәт сөючәнлеге белән музейны шундый хәлдә саклый.

“Бүген без акылга сыймаслык хисләр алдык. Музей шундый бай! Шәйхрази Хаҗигали улын чиксез тыңларга була – һәр экспонат аның өчен йөрәк кисәге кебек. Ул үзенең коллекциясе турында шундый ярату һәм дәрт белән сөйли”, – дип билгеләп үтте төркем җитәкчесе Рәмзилә Сөләйман кызы. – Музейда тагын бер җылы очрашу булды: Рәмис Шәйганов белән танышу бәхетенә ирештек. Ул “Ярмәкәй егетләре” ансамблендә генә түгел, Шәйхрази абыйның күптәнге, тугры дусты да.

Аның гармунда уйнавы үзенчәлекле атмосфера тудырды, ә танышу коллективны санаторийга концерт белән чакыруга әверелде. Менә шулай, бер урында, тарих, музыка һәм яңа дуслык бәйләнешләре үрелде”.

Рәмзилә Камеристова ассызыклаганча, ул актив һәм мавыктыргыч кеше, Башкортстан буйлап күп сәяхәт итә. Әңгәмәдәшебез ышана: республикада шулкадәр матур һәм кызыклы урыннар бар, һәм Шәйхрази Вәлиәхмәтов музее – шуларның берсе. “Без һичшиксез монда кабат киләчәкбез!” – дип ышандырды ул.

Ис китәрлек тарих – янәшәдә
Ис китәрлек тарих – янәшәдә
Ис китәрлек тарих – янәшәдә
Автор:Регина Гатауллина
Читайте нас