Новости
19 Октября , 09:45

Олы тормышка мөһим адым

Республика көне алдыннан Ярмәкәй районы хакимиятендә чын мәгънәсендә тантаналы чара узды. Үзләренең төп документын – Русия Федерациясе гражданы паспортын – районыбыз хаклы рәвештә горурлана торган балалар алды. Болар – Ярмәкәй мәктәбе укучылары: Реналь Каһарманов, Тимур Шәрифуллин, Айзат Мөсифуллин һәм Аделина Багыйзова.

Добавить в предпочтительные источники Google
Олы тормышка мөһим адымОлы тормышка мөһим адым
Олы тормышка мөһим адым

Һәр бала үзен төрле өлкәләрдә үзенчә күрсәтә. Реналь – күзләренә берничә операция кичергән әбисе өчен ышанычлы терәк. Тимур белән Айзат – Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, алар даими рәвештә мини футбол буенча район ярышларында катнаша. Аделина иҗатта үзенең сәләтләрен ача – ул “Гөлрус” халык бию ансамбле составына керә. Тантананы хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Рәхмәтуллина үткәрде. Шәхсән үз исеменнән, шулай ук муниципаль район башлыгы һәм депутатлары исеменнән ул балаларны җылы котлап, паспорт алу – формальлек кенә түгел, ә хокук һәм җаваплылык бирелгән олы кеше юлының башы, дип ассызыклады. “Патриотлар, намус һәм эш кешеләре булыгыз. Исегездә тотыгыз, безнең уртак киләчәгебез нәкъ менә сездән тора”, – диде Ирина Флүр кызы. Беренчелләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсеннән истәлекле сувенирлар төп бүләккә күңелле өстәмә булды. Бүлекчә эшен оештыручы белгеч Оксана Локманова балаларга хәрәкәт логотибы төшерелгән паспорт тыш-лыклары һәм значоклар тапшырды. Моннан тыш, һәр укучыга Русия Федерациясе Конституциясенең берәр данәсе тапшырылды. Баланың һәр уңышы артында аның якыннары тора. Бигрәк тә Ренальнең әтисе – Рәфис Равил улының килүе иң дулкынландыргыч мизгел булды. Ул улы өчен шундый мөһим көнне аның янында булды – тантанага төнге сменадан соң ук килде. Ир-егет районның БЭС ПО каравылчысы булып эшли, әмма гаилә мизгелләре аның өчен эштәге арыганлыктан мөһимрәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Рәфис Равил улы кечкенәдән үк Ренальне үзе генә тәрбияли, улына бөтен кирәк-яракны бирергә тырыша. Гаиләгә әбисе һәм бабасы зур ярдәм күрсәтә, ә хәзер Реналь үзе дә туганнары өчен чын терәккә әйләнде – үсеп җиткәч, ул да актив рәвештә булыша. Хәзер балалар Русия гражданины исемен горурланып йөртәчәк. Алда район, республика һәм бөтен ил файдасына игелекле һәм файдалы эшләр күп, дигән ышаныч бар. Районыбыз яшьләрен әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз!

Олы тормышка мөһим адым
Олы тормышка мөһим адым
Олы тормышка мөһим адым
Автор:Надежда Попова
Читайте нас